Яңа ел алдыннан урманчылар көн саен Түбән Кама урманнарында рейд үткәрә
Рейдлар 31 декабрьгә кадәр бара.
Түбән Кама районында көн саен ылыслы яшь агачлар посадкалары буенча рейдлар үткәрелә. Әлегә кадәр киселгән чыршылар табылмаган.
«Ел саен 16 декабрьдән «Чыршы» операциясе башлана, рейдка көн саен мобиль төркемнәр, ике машина чыга, яшь ылыслы агачлар үсә торган урыннарны тикшерә», — дип хәбәр итте «Түбән Кама урманчылыгы» җитәкче-урманчысы Радмир Галимов.
Түбән Кама районында нарат һәм чыршы 7 мең гектарга якын мәйданда үсә. Урманда яшь агачларны законсыз кискән һәм зарарлаган өчен гаеплегә штраф яный. Хәзер ылыслы агачларны кискән өчен 5000 сум күләмендә штраф билгеләнә, шулай ук җинаять эше кузгатыла. Ләкин урманчылар сөйләвенчә, соңгы елларда андый хокук бозучылар юк. Кешеләр чын чыршы урынына ясалма агач сатып алуга өстенлек бирә.
Сүз уңаеннан, базарларда чыршы сатучыларның агачларны сату өчен алынганлыгы турында накладнойлары үзләре белән булырга тиеш. «Чыршы» операциясе 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тикшерү башланганнан бирле Татарстанда законсыз кисүнең бер генә очрагы ачыкланган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев