Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ял көннәрендә Түбән Кама балалар поликлиникаларында дежур табиблар кабул итәчәк

Ял көннәрендә кичектергесез очрак булганда, шәһәр халкы инфекцион корпусның кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә ала.

Май бәйрәмнәрендә Түбән Кама поликлиникаларының ничек эшләячәге билгеле булды. Бу хакта перинаталь үзәкле балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

1 һәм 2 нче балалар поликлиникалары: 

  • 27 апрель (шимбә) — эш көне, поликлиника дүшәмбе расписаниесе буенча эшли;
  • 28 апрель (якшәмбе) — ял көне, поликлиника эшләми, чакырулар кабул ителми;
  • 29 апрель (дүшәмбе) — поликлиника дежур шимбә графигы буенча эшли. Дежур табиблар 8:00-14:00гә кадәр кабул итә, табибны өйгә 8:00дән 13:00гә кадәр чакырырга мөмкин;
  • 30 апрель (сишәмбе) — ял көне, поликлиника эшләми, чакырулар кабул ителми;
  • 1 май (чәршәмбе) — бәйрәм көне, поликлиника эшләми, чакырулар кабул ителми;
  • 2 май (пәнҗешәмбе) — эш көне.

Ял көннәрендә кичектергесез очрак булганда, шәһәр халкы инфекцион корпусның кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә ала. Адресы: Менделеев урамы, 46 (1нче бина).

Хатын-кызлар консультациясе: 

  • 29 апрельдә 8-14 сәгатьләрдә дежур табиб кабул итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев