Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Гидрометерология үзәге: 2025-26 елның кышы Россиядә алдагысыннан салкынрак булачак

Искәртик, 2025 елның гыйнварында, ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстанда уртача айлык температура −6...-4 градус тәшкил иткән.

Алдагы кыш Россия территориясенең күпчелек өлешендә алдагы кышкы сезонга караганда салкынрак булачак.

Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, декабрьдә уртача һава температурасы 2024 елга караганда түбәнрәк булыр, дип көтелә. Шулай ук гыйнвар да салкын булыр дип көтелә, һәрхәлдә Урал һәм Себер федераль округларының үзәк һәм көньяк төбәкләрендә, дип яза ТАСС.

Шул ук вакытта 2026 елның мартында уртача температура илнең күпчелек территориясендә нормадан югарырак фаразлана.

Искәртик, 2025 елның гыйнварында, ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстанда уртача айлык температура −6...-4 градус тәшкил иткән. Бу климатик нормадан +5...+ 7 градуска югарырак. Февральдә республикада уртача айлык һава температурасы −11...-8 градус тәшкил иткән, бу нормадан +1...+2 градуска югарырак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев