Филипп Киркоров Түбән Камада Химиклар көнендә чыгыш ясамаячак
Россиянең халык артисты түбәнкамалыларга рәсми мөрәҗәгать юллады.
Түбән Камада СИБУРның 30 еллыгын һәм Химиклар көнен бәйрәм итүдә артистлар составын яңарттылар. Авырып китү сәбәпле, Филипп Киркоров тантанада чыгыш ясый алмаячак.
Россиянең халык артисты түбәнкамалыларга рәсми мөрәҗәгать юллады.
«Сезнең күпләрегез белгәнчә, мин Санкт-Петербургтагы концертым вакытында травма алдым һәм хәзер табиблар миңа вакытлыча нинди дә булса чыгышларны тыйдылар. Бик моңсу, ләкин моны сынау кебек кабул итәм», — дип мөрәҗәгать итте артист шәһәр халкына.
Яңа артист турында соңрак хәбәр ителәчәк, чараның калган программасы үзгәрешсез калачак. Исегезгә төшерәбез, бәйрәм 23 майда үткәрелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев