Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Эшләрнең күләме бик зур»

Радмир Беляев Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаруга керешүгә үк беренче күчмә киңәшмә үткәрде.

Ул капиталь ремонт объектларында булды, эшләрнең барышы белән танышты һәм подрядчылар белән агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышты. Шундый очрашуларның берсе — Кызыл Чишмә бистәсендәге «Әкият» балалар бакчасында булды. Тиздән бу бакча зур үзгәрешләр кичерәчәк, чөнки монда бөтен нәрсәне алыштыралар һәм ремонтлыйлар.

«Хәзерге вакытта җылыту системасын сүтәбез. Аннары салкын һәм кайнар су, канализация системаларын монтажлыйбыз. Иске торбалар урыны белән нык тузган. Бигрәк тә подвалдагылары аяныч хәлдә», — дип сөйли сантехник Дмитрий Берко.

Капиталь ремонт республика программасы буенча башкарыла. Эшкә февральдә керешкәннәр, 1 сентябрьгә тәмамларга җыеналар. Менә шул чакта мәктәпкәчә учреждение үзенең «Әкият» дигән исемен тулысынча аклар. Балалар бакчасы иң заманча таләпләргә туры киләчәк. 

«Балалар бакчасы 1978 елда ачылган. Шул вакыттан соң, ягъни 47 ел, беркайчан да капиталь ремонт үткәрелмәде. Без ремонт барышыннан бик канәгать, мәгариф министрлыгына һәм шәһәр хакимиятенә моның өчен рәхмәтлебез», — ди «Әкият» балалар бакчасы мөдире Роза Әхмәтова. 

Алга таба перинаталь үзәкне карадылар. Анда да капиталь ремонт бара. Эшләр 90 процентка диярлек башкарылган инде. Медицина учреждениесен техник яктан җиһазландырырга кирәк булачак. 

«Перинаталь үзәк — җаваплы объект, чөнки биредә кеше дөньяга килә, безнең искиткеч балалар өчен, әлбәттә, иң яхшы шартлар тудырылырга тиеш. Өстәвенә, безнең перинаталь үзәк күрше шәһәрләргә дә хезмәт күрсәтә. Икенче корпусны ремонтлау да планлаштырыла, дип билгеләп үтәсем килә. Бу корпус 4 меңгә кадәр балага исәпләнгән. Бүген Түбән Камада уртача 2200гә якын бала туа. Без бу объектны һичшиксез ахырына кадәр җиткерәчәкбез, аны быел җәй көне ачачакбыз һәм ул безнең түбәнкамалыларга хезмәт итәчәк», — ди Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев. 

Комиссия бу көнне федераль һәм республика программалары буенча капиталь ремонт бара торган җиде учреждениедә булды. Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, эш күләме бик зур, барысына да өлгерергә кирәк. Моның өчен түбәнкамалыларның тормышын яхшыртуда бары тик алга бару зарур.

Анастасия Шакирова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев