Ел саен үткәрелә торган «Изге Болгар җыены» мөселманнар съезды быел 18 майда узачак
Чара «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында булачак.
Ел саен үткәрелә торган «Изге Болгар җыены» мөселманнар съезды быел 18 майда узачак. Чара «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында булачак. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
«Ниһаять, янәдән шушы күренекле дата җитеп килә. Халык аны ел саен көтеп ала. Бүгенге заманда ялганлап язучы тарихчылар да бар. Ә бу чара — тарихи кыйммәтләрне сакларга да ярдәм итә. Быел без программага да үзгәрешләр керттек. «Изге Болгар җыены-2025» — дини яктан көчлерәк булачак. Вәгазьләр күп яңгыраячак, мөнәҗәтләр акапеллага башкарылачак, музыкасыз. Моны узган елларда халык та сораган иде. Танылган вәгазьчеләрне чакырдык», — диде ТР мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары Ришат Хәмидуллин.
Җыенның төп вакыйгасы булган тәүбә намазы Болгар шәһәрчегенең Кече манарасы янында оештырылачак. Оештыручылар ассызыклавынча, башлангычның күпьеллык илһамчысы — Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дә биредә намаз укыячак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев