Экологлар Кама Аланы бистәсендә ике чүплек тапкан
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетына хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтүләр чыгарылды.
Татарстан Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә санкцияләнмәгән ике чүплек тапкан.
Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Садовая урамы янында экологлар бер өем бетон һәм кирпеч ватыгы, шулай ук 158 кв. метр мәйданлы көнкүреш чүп-чарын тапканнар, Миләшле урамында чүплек 101 кв. метр тәшкил итә.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетына хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтүләр чыгарылды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев