Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүрт түбәнкамалы разведка подразделениеләрендә хезмәт итәргә китте

Аларны икенче майда хәрби комиссариат бинасы янында озаттылар.

Түбән Камадан контракт буенча хезмәткә дүрт кеше китте. Аларны икенче майда хәрби комиссариат бинасы янында озаттылар.

Ир-атлар Үзәк хәрби округының разведка бүлекчәләрендә хезмәт итәчәк. Моннан тыш, алар махсус хәрби операциядә катнашачаклар.

Китәр алдыннан контрактчыларны туганнары озатты. Моннан тыш, аларга үгет-нәсихәт сүзләрен Түбән Кама һәм Түбән Кама районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков, руханилар, шулай ук локаль сугышлар һәм хәрби конфликтлар ветераннарының җирле бүлеге вәкилләре җиткерде.

Фото: Түбән Кама хәрби комиссариаты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев