Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Думада социаль туклану турындагы закон проектының беренче редакциясен әзерләделәр

Документны комитет каршындагы эшче төркем әзерләгән.

Дәүләт Думасында социаль туклану турындагы закон проектының беренче редакциясен әзерләгәннәр. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата, ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, документны комитет каршындагы эшче төркем әзерләгән. Закон проекты дөрес, тулы һәм арзанлы туклану мәсьәләләрен колачлый.

«Сүз, беренчедән, азык-төлек кәрзинендәге продуктларның аксымнар, майлар һәм углеводлар балансы һәм аларның сыйфаты турында бара», — дип аңлатты Буцкая.

Моннан тыш, парламентарий билгеләп үткәнчә, туклану тулы (сыйфатны тәэмин итү һәм контрольдә тоту буенча аерым блокны кертеп) һәм кешеләр өчен кулай бәяле булырга тиеш. Закон проекты эксперт бергәлеге катнашында камилләштереләчәк.

«Бу тема бик мөһим. Процессны озакка сузарга ярамый, чөнки сәламәтлекне саклау дөрес тукланудан башлана. Димәк, безнең илнең сәламәт киләчәге әлеге законнан тора», — дип йомгаклады сүзен Буцкая.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев