Депутат Говырин: Озын яллар булу сәбәпле, июнь пенсиясен вакытыннан алда түләячәкләр
Бәйрәмнәр тәмамланганнан соң түләүләр стандарт тәртип буенча дәвам итәчәк.
12 июньнән соң пенсия алырга тиешле РФ гражданнары, озын ял көннәре булу сәбәпле, түләүне вакытыннан алда алачак. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин хәбәр итте, дип яза «Российская газета».
12 июньдә билгеләп үтелә торган Россия көне ял көненә туры килә, шуңа күрә пенсия түләүләрен күчерү графигын үзгәртергә туры килде, дип искәртте депутат.
«Түләүне гадәттә айның 12-15нче көннәрендә алучы гражданнар тоткарлыклар белән очрашмасын өчен, Россиянең социаль фонды акчаларны вакытыннан алда җибәрүне оештыра», — дип китерә РИА Новости депутатның сүзләрен.
Пенсионерларга акчаларны 10 яки 11 көнне күчерәчәкләр, дип вәгъдә итте Говырин. Шул ук вакытта ул сүз мәҗбүри пенсия иминияте линиясе буенча түләнә торган стандарт айлык түләүләр турында баруын билгеләп үтте.
«Бәйрәмнәр тәмамланганнан соң түләүләр стандарт тәртип буенча дәвам итәчәк», — дип өстәде парламентарий.
Элегрәк Дәүләт Думасында 1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсия түләүләре артачак, дип хәбәр иткәннәр иде. Депутат Светлана Бессараб аңлатканча, гражданнарның пенсиясенә узган елда исәпләнгән шәхси пенсия коэффициенты баллары өстәләчәк.
Россиядә иминият пенсиясенең уртача күләме 24 мең сумнан бераз күбрәк. Социаль фонд мәгълүматларына караганда, пенсионерларның күбесе аны банклар аша ала.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев