Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Декабрь ахырында россиялеләр 7,5 процентка индексацияләнгән пенсия алачак

Бу 32 миллионнан күбрәк кешегә кагылачак.

2024 елда гыйнвар башында озакка сузылган Яңа ел каникуллары көтелү сәбәпле, картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсия алучы россиялеләргә аны вакытыннан алда — 2023 елның декабрендә китерәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» «Российская газета»га сылтама белән хәбәр итә.

«Алда Яңа ел бәйрәмнәре көтелү сәбәпле, 2023 елның декабрь ахырында пенсионерларга пенсияне 2024 елның гыйнвары өчен түләячәкләр. Гадәттә, пенсия айның беренче атнасында (гыйнварда ул эшләми торган атна булачак) түләнү сәбәпле, соңыннан гыйнвар аенда аны китерүдә тоткарлыкларга һәм пенсионерларның тормыш сыйфаты начараюга юл куймас өчен, кешеләргә пенсия алдан — аванс белән киләчәк», — дип ачыклык кертте юрист Александр Шефер.

Шул ук вакытта, эшләмәүче пенсионерларның гыйнвар пенсияләре инде индексацияләнгән, ягъни үткәрелгән индексацияне (ул 7,5 процент тәшкил итә) исәпкә алып түләнгән булачак. Өч ай элек пенсиягә чыккан кешеләр пенсия түләүләренең артуына өметләнә ала. Эш вакытында алынмаган компенсацияләр күләмендәге өстәмәне әле күптән түгел генә эштән киткән пенсионерларга түләячәкләр, дип искәртте юрист.

Искәртеп узабыз, 2024 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче россиялеләрнең пенсиясе 7,5 процентка арта. Бу 32 миллионнан күбрәк кешегә кагылачак. 2024 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 23 244 сум тәшкил итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев