Дәүләт Думасында хуҗабикәләргә айлык түләүләр кертергә тәкъдим иттеләр
Йорт хуҗалыгын алып бару — җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия, шуңа күрә түләүгә лаеклы эш.
Дәүләт Думасында закон проектын эшлиләр, аның буенча хуҗабикәләргә ай саен түләүләр бирергә планлаштыралар. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов Телеграм-каналында хәбәр итте. Элегрәк мондый закон проектын Владимир Жириновский эшләргә кушкан булган.
«Йорт хуҗалыгын алып бару — җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия, шуңа күрә түләүгә лаеклы эш», — дип билгеләп үткән Нилов.
Аның сүзләренчә, төбәктә яшәү минимумы күләмендә ярдәмнең мондый чарасы аз керемле гаиләнең матди хәленә уңай йогынты ясаячак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев