Дәүләт Думасы җир кишәрлекләре хуҗаларын балтырган белән көрәшергә мәҗбүр итте
Бу мәсьәләдә ваемсызлык хокук бозу дип саналачак.
Дәүләт Думасы җир кишәрлекләре хуҗаларын балтырганны һәм башка куркыныч инвазив (чит) үсемлекләрне ачыклау һәм юк итү буенча чаралар күрергә мәҗбүр итә торган законны өченче укылышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Документ экосистемаларга, гражданнарның тормышы һәм сәламәтлегенә, икътисадның кайбер тармакларына куркыныч тудыра торган чит төрдәге үсемлекләрнең контрольсез таралуын булдырмауга юнәлдерелгән. Җир хуҗалары һәм алардан файдаланучылар хәзер кишәрлекләрнең торышын күзәтергә, агрессив үсемлекләрнең территорияне басып алуына юл куймаска тиеш. Бу мәсьәләдә ваемсызлык хокук бозу дип саналачак һәм сервитут шартларын яңадан карауга китерергә мөмкин.
Мәҗбүри контрольгә алынырга тиешле инвазив үсемлекләр исемлеге РФ субъектының норматив хокукый акты белән билгеләнәчәк. Алар белән көрәш, энтомофаглар (үсемлекләрнең табигый дошманнары) куллануны да кертеп, әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырмый торган алымнар белән алып барылырга тиеш.
Канун 2026 елның 1 мартында үз көченә керә. Аңа кадәр, 2026 елның вегетация сезоны башлануга, процесста катнашучыларның барысы да бердәм кагыйдәләр буенча эш итәргә әзер булсын өчен закон актларын әзерләргә һәм җирдән файдаланучыларның планнарына тиешле чаралар кертергә кирәк булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев