Быел Түбән Кама дамбасында 1,6 км юл ремонтланачак
Ремонт эшләренә 61,2 млн сум бүлеп бирелгән.
Быел Түбән Камада Красный Ключ дамбасында 1,64 чакрым юлны ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә НМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роман Булатов хәбәр итте.
«Дамбадагы юлны ремонтлауның икенче этабы проектлау стадиясендә. 1,6 км ремонт планлаштырылган. Бу участокка акча бүлеп бирү буенча барлык беркетмәләр, карарлар бар инде», — диде Роман Булатов.
Ремонт эшләренә 61,2 млн сум бүлеп бирелгән.
Узган ел дамбадагы 742 метр юл ремонтланган иде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев