Быел Татарстанда әбиләр чуагы өч тапкыр булачак
Төнлә Татарстанның төньягында һәм көнчыгышында беренче кырау төшәргә мөмкин.
Татарстанда әбиләр чуагының беренче дулкыны якынча 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шуннан соң һава торышы үзгәрәчәк, әмма бераздан җылы һава торышы кайтачак. Бу хакта «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«20 сентябрьдән башлап, плюс-минус бер көн, әбиләр чуагының икенче дулкыны көтелә, ләкин ул салкынрак булачак. Төнлә Татарстанның төньягында һәм көнчыгышында беренче кырау төшәргә мөмкин. Көндез температура 10 градус чамасы булачак», — диде ул.
Быел төбәктә әбиләр чуагы өч тапкыр киләчәк, дип саный синоптик.
«Хәзер беренче дулкын бара, аннары икенчесе булачак, өченчесе дә булуы мөмкин. Бу — быелгы көзнең үзенчәлеге», — дип ассызыклады Шувалов.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев