Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Быел Татарстанда 2,4 миллион кешегә гриппка каршы прививка ясау планлаштырыла

Традиция буенча ул сентябрьдә старт ала.

Бу сезонда Татарстанда яшәүче 2 429 285 кешегә гриппка каршы прививка ясау ниятләнә, бу төбәк халкының 60 процентын тәшкил итә. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Бүген без вакцинациягә әзерлек эшләрен башлыйбыз. Традиция буенча ул сентябрьдә старт ала», — дип билгеләде Любовь Авдонина.

Ведомствода грипп йоктыру куркынычы зур булган төркемнәр турында искә төшерделәр. Болар:

  • мәктәпкәчә яшьтәге балалар;
  • мәктәп укучылары;
  • студентлар;
  • медицина хезмәткәрләре һәм мәгариф хезмәткәрләре;
  • кошлар, дуңгызлар үрчетүчеләр, зоопарк хезмәткәрләре;
  • кошлар һәм хайваннар үрчетү белән шөгыльләнүче кешеләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев