Быел Татарстанда 11,5 меңнән артык яшүсмер вакытлыча эш таба алды
Балалар катлаулы булмаган эшләрне башкарды
Аларны эшкә урнаштыру белән республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге шөгыльләнде.
Балалар катлаулы булмаган эшләрне башкарды: территорияләрне җыештыруда булыштылар, мәктәп яны участокларында эшләделәр һәм шәһәр вакыйгаларын оештыруда катнаштылар.
Хезмәтләре өчен алар гадәти хезмәт хакы гына түгел, мәшгульлек үзәгеннән өстәмә матди ярдәм дә алганнар.
Яшүсмерләрне эшкә урнаштыру «Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасы кысаларында оештырыла, ул «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев