Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Бүген 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны узачак

Көн дәвамында ТНВ студиясендә 150гә якын кунак — сәясәт белгечләре, күзәтүчеләр, экспертлар катнашачак.

Бүген «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны узачак. Марафон 8:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр бара.

Эфирда Татарстан казанышлары, иҗат кешеләре, иң яхшы гаиләләр һәм республиканың инновацион проектлары турында сөйләячәкләр. Телерадиокомпаниядә билгеләп үтүләренчә, бу Татарстан Рәисен сайлау көнендә туган якка мәхәббәт белдерү булачак.

Марафонны Ассоль Мөхәммәтҗанова белән Иван Остроумов һәм Светлана Звонарева белән Илдар Кыямов алып бара. 

Көн дәвамында ТНВ студиясендә 150гә якын кунак — сәясәт белгечләре, күзәтүчеләр, экспертлар катнашачак. 

Студия кунаклары арасында Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев, Артур һәм Эльза Исламовларны да кертеп, татар эстрадасы йолдызлары, «Күрше фест» конкурсында җиңүчеләр, «ШАЯН ТВ» телеканалының яшь талантлары, хезмәт династияләре вәкилләре, галимнәр һәм мәктәп укучылары коллективлары бар.

Моннан тыш, туры эфирда «Татарстан Алга» фотоконкурсында җиңүчеләр аталачак. Катнашучылар 11 iPhone 16 смартфонын һәм ике Sollers ST8 автомобилен ота алачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев