Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

БПЛАдан саклану өчен

Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме куркынычы булганда, подъездларны үзәкләштерелгән ачу мөмкинлеген кертәчәкләр.

Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Рамил Муллин әнә шулай дип белдерде. Ул шулай ук, муниципалитет алдына подвалларны тәртипкә китерү һәм аларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итү бурычы куелганлыгын әйтте. 

Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме вакытында подъездларны үзәкләштерелгән ачу мөмкинлеген гамәлгә ашыру төгәлләнү алдында. Әлеге тәҗрибә күрше Алабуга шәһәре үрнәгендә кабул ителгән. Шулай ук подвалларны тикшерү эше дә дәвам итә. Меңнән артык бинаның 467се саклану өчен яраклы дип табылган. 

Хәзерге вакытта торак идарәче компанияләре һәм йортлар өчен җаваплы кешеләр белән әлеге очракларда кешеләрнең оешканлыгын булдыру, шулай ук подвалларны эскәмияләр һәм су белән тәэмин итү мәсьәләсе дә карала. 

«Хәзер идарәче компанияләрнең халык белән очрашулары бара. Очрашуларның киләсе этабында идарәче компанияләр халык алдында хисап тотачаклар. Бу мәсьәләләрне карарга, халык белән фикер алышырга һәм, кирәк булганда яки дошманның пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме вакытында, һәр кешенең хәрәкәт алгоритмын эшләргә кирәк», — дип белдерде Рамил Муллин.

Вера Муратова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев