Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Безнең Гөлнур!

Гомерен медицина тармагына багышлаган, тырыш, күндәм холкы белән кешеләрнең тирән ихтирамын казанган ханым турында бу язмам.

Үзебезнең Гөлнур! Аның турында сокланып һәм яратып шулай диләр. Үз кайгы-зарларын онытып, бүтәннәргә булышырга әзер торучыларны дөньяда әллә күп дисезме?!

Татар халкының тирән мәгънәле әйтеме бар: «Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер». Гомеренең 43 елын халык сәламәтлеген саклауга багышлаган, аның да катлаулы эндоскопия өлкәсе белән бәйле тармагында хезмәт куючы Гөлнур Җәләева кебекләр хакында уйлаганда нәкъ шундый фикергә киләсең. Ярдәмчеллеге, якты йөзе, тәмле теле, кешелеклелеге һәм ихласлыгы белән һәркемне сокландыра ул. Ә инде якыннан аралаша башлагач, аның үз эшен тирән белүче, зыялы, кызыксынучан, игътибарлы һәм ихтирамлы, туры сүзле фикердәш булуына инанасың. 

Әйе, кеше булу, хәтерләрдә якты эз калдыра алу — үзе зур талант ул. «Кеше булган кешенең бар кешедә эше бар. Кеше булмаган кешенең кешедә ни эше бар?» Битарафлыктан йолып алып кала торган бу әйтем — аның тормыш девизы. «Эшемне үлеп яратам. Медицина хезмәткәрләренә ихласлык, миһербанлылык, башкалар хәленә керә белү бик кирәк. Әгәр дә вазифаларыңны бар күңелеңне биреп башкарасың икән, эш сине үзе үстерә, күтәрә, син аның авырлыкларын сизмисең, эш урыны — икенче өеңә, ә коллектив икенче гаиләңә әверелә», — ди язмам герое. 

Һөнәр сайлаган чакта бала еш кына әти-әнисе, дуслары фикеренә колак сала. Кайвакыт кабул ителгән карарга укылган китаплар яки яратып караган нәфис фильм дә йогынты ясый. Ә Гөлнурның шәфкать туташы һөнәрен үз итүенә ишле гаиләдә үсү, бербереңә ярдәм итешеп яшәү, озак еллар авырып дөнья куйган әтисе Зөфәр абыйның ничек тә хәлен җиңеләйтергә тырышу, «үсеп җиткәч, врач булам, әтекәем, сине терелтәчәкмен» дигән хыяллар китерә. Әмма алар чынга ашканчы әле байтак гомерләр үткән, күп сулар аккан. Авырлыклар күреп үскәнгәдер инде, Кызыл Чапчак авылы урта мәктәбен тәмамлауга, бер ялгызы тормыш йөген тарткан әнисенә булышу теләге аны 17 яшендә «КамаЗ» җитештерү берләшмәсенең двигательләр заводына китерә. Биредә өч ел тырышып хезмәт куя кыз. Ялларында сагынып-ашкынып, ерак араларны якын итеп, әнисе янына Үчкә авылына юл тота. Завод коллективына ничек кенә ияләшкән булса да, балачак хыялы аңа тынгылык бирми — ак халат киеп, авыруларга ярдәм итүе төшләренә кереп йөдәтә. 

Әлеге хыялы Гөлнурны 1981 елда Минзәлә медицина училищесына китерә. Тырышып укый кыз, бу һөнәрдә ваклыклар булмаганлыгын, тирән белем алуның мөһимлеген чын-чынлап аңлый. Аннан соң дәүләт билгеләнүе буенча Лениногорск районының Глазово участок хастаханәсендә эшкә керешү... Биредә дә үз кеше булып өлгергән Гөлнурны мәхәббәт дигәннәре үз ягыбызга чакырып кайтара. Мәктәптә укыган елларда ук танышып-дуслашып йөргән, армия хезмәтеннән көтеп алган сөйгәне Азат белән гаилә корып җибәрә алар. 

Яшь белгеч хезмәт юлын Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегендә дәвам итә. Анда өч ел хезмәт куйганнан соң, яңа гына ачылган эндоскопия бүлегенә күчерәләр. Монда Гөлнур Җәләева инде менә 43 ел дәвамында шәфкать туташы вазифаларын башкара. Тыныч холыклы, кешеләр белән уртак телне тиз таба белүе, ачык күңеле, һөнәри осталыгы өчен ихтирам итәләр аны. «Башкаларның үзеңә карата нинди мөнәсәбәттә булуын теләсәң, кешеләргә дә мөнәсәбәтең шундый булсын» дигән бик дөрес сүзләргә тугры булып яши ул. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән бер генә кешене дә кире бормый, кулдан килгәнчә булышырга тырыша. Шуңа дуслары да күп, шуңа яраталар да аны. Гөлнурның мине әсир иткән тагын бер сыйфаты бар: беркайчан, беркемгә караңгы чырай күрсәтмәс, нинди генә авыр ситуация булмасын, авыру кешегә җылы сүзен, миһербанлы карашын кызганмый ул.

Тормышны яратып, булганына шөкер итеп, хәләле Азат белән гомер итүләренә дә 42 ел тулып киткән икән инде. Җил-яңгыр тидерми, ике кыз үстергәннәр. Әтиәниләре үрнәгендә алар да эшсөяр, тырыш, максатчан булып үскәннәр. Бүгенге көндә 5 онык сөя Җәләевлар. Оныклар өчен ул — мировой дәү әни, сер сыяр якын дус.

Гөлнур бик тә гөлләр ярата. Ә галимнәр фикеренчә, алар тыныч өйләрдә генә гөрләп үсә. 42 ел кулга-кул тотынышып яшәүче Азат белән Гөлнурның өйләрендә шау чәчәктә утырган гөлләрен күргәч, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне күзаллавы кыен түгел. Боларның барысы бергә бәхет дип аталадыр. Бәхет төшенчәсен Гөлнур ханым болай аңлый: «Бәхет ул — тыныч күңел белән эшкә килү, куанып өеңә кайтудыр. Күңел тынычлыгы, гаилә бөтенлеге, балаларың исән-сау, хәләлең белән тигезлектә картаю». Хатын-кыз хыяллана торган иң зур байлык — бәхет мөнбәре шул түгелмени? 

Гөлнурның эшен югары бәяләп бирелгән бүләкләре дә бихисап. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары... Ә шулай да иң зур бүләк дип язмам герое кешеләрнең үзенә булган ихтирамын, хөрмәтен саный. Бәхетең гомерле булсын, гел шулай кадерхөрмәттә яшә, Гөлнур!

Гүзәлия Гыйбадуллина, Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире.
Фотода: Гөлнур Җәләева / Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев