Бер балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека ставкасын саклап калырга тәкъдим иттеләр
Документта билгеләп үтелгәнчә, ведомствода хәзерге вакытта гаилә ипотекасы буенча ставканы гаиләдәге балалар санына карап үзгәртү механизмы карала.
Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина Россия Финанс министрлыгына бер балалы гаиләләр өчен гаилә ипотекасы буенча ташламалы ставканы 6 процент дәрәҗәсендә саклап калу тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллады. Документ РИА Новости карамагында бар, диелә хәбәрдә.
Документта билгеләп үтелгәнчә, ведомствода хәзерге вакытта гаилә ипотекасы буенча ставканы гаиләдәге балалар санына карап үзгәртү механизмы карала. Бер балалы гаиләләр өчен гаилә ипотекасы буенча ставканы 12 процент, ике балалы гаиләләр өчен 6 процент, өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен 2-4 процент дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим ителә.
«Бер балалы гаиләләр өчен ставка дәрәҗәсен саклап калып, ике, өч (һәм аннан да күбрәк) балалы гаиләләр өчен гаилә ипотекасы буенча ставканы киметү мәсьәләсен карауны сорыйбыз», — диелгән финанс министры Антон Силуанов исеменә юлланган мөрәҗәгатьтә.
Парламентарий билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә гаилә ипотекасы буенча ставка барлык гаиләләр өчен 6 процент тәшкил итә.
«Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты күп балалы гаиләләр өчен процент ставкасын киметү (һәм хәтта аны бетерү) идеясен тулысынча хуплый, ләкин бер балалы гаиләләр өчен гамәлдәге ставканы шулкадәр күпкә (ике тапкырга) арттыру тәкъдимен хуплый алмый», — диелгән мөрәҗәгатьтә.
Моннан тыш, Останина фикеренчә, гамәлдәге ставка белән инде гаилә ипотекасы алган һәм аны түләүче гаиләләр өчен ставканы арттыруны тыю мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
«Гаилә ипотекасы буенча ставка базар ставкасы дәрәҗәсеннән күпкә түбәнрәк булырга һәм бала табу өчен стимул булырга тиеш, дип саныйбыз. Тәкъдим ителә торган ставка (12 процент) стимуллаштыру чарасы буларак карала алмый. Бу, кредит буенча кертемнәр арту сәбәпле, гаиләләрнең торак алу мөмкинлеге кимүгә генә китерәчәк. Бу очракта демография артуда уңышлар була алмый», — дип йомгаклады ул сүзен.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев