Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Белгеч тупыл мамыгы нәрсәсе белән куркыныч булуын, аннан ничек сакланырга икәнен аңлатты

Җәй җитү белән урамда янә тупыл мамыгы оча башлады.

Күпләр өчен аның пәйда булуы җылылык һәм җәй символы гына түгел, ә сәламәтлек өчен җитди сынау да. Аллерголог-иммунолог Владимир Болибок шул хакта кисәтә, ул «Радио 1»гә биргән интервьюсында тупыл мамыгының нәрсәсе белән куркыныч булуы һәм аннан саклану чаралары турында сөйләде.

Белгеч әйтүенчә, тупылның орлыклары һәм мамыгы аллерген булып саналмый. Бу — гадәти целлюлоза җепселләре. Әмма алар уңайсызлык китереп чыгарырга һәм хәтта аллергияләрнең кискенләшүенә сәбәпче булырга мөмкин, чөнки сулыш юлларына бик җиңел үтеп керәләр һәм башка аллергеннарны таратучы булып торалар.

«Тупыл мамыгы — механик ярсыткыч. Ул трахеяга һәм бронхларга эләгеп, лайлалы тышчаны ярсыта ала. Моннан тыш, ул шактый ябышкак һәм язын, җәй башында актив чәчәк ата торган башка үсемлекләрнең серкәсен дә тотып калырга сәләтле», — дип аңлатты табиб.

Бу бигрәк тә сулыш юлларының сизгерлеге югары булган кешеләр өчен куркыныч. Аларда бронхиаль астмага охшаш бронхоспазм башланырга мөмкин.

Тискәре йогынтысын киметү өчен эксперт түбәндәге чараларны кулланырга киңәш итә:

  • борынны һәм авызны томалау өчен медицина битлекләре, шарф, бандана кию яки яулык ябу;
  • урамда озак вакыт булганда күзлек кию;
  • йорт тәрәзәләре һәм машинага москит челтәрләре урнаштыру;
  • еш юыну һәм бит тиресен карау, бигрәк тә урамда йөреп кайтканнан соң;
  • әгәр аллергик реакция күзәтелсә, антигистамин препаратларны табиб кушуы буенча гына куллану.

Табиб искәрткәнчә, бу чорда төп бурыч — аллергеннар белән контактны киметү һәм сулыш юлларын чиста тоту.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев