Барысы да Тукайча булды
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан шәһәребездә һәм районда күп чаралар оештырылды.
64 нче балалар бакчасында узган «Мин — Тукай варисы» конкурсының финалы шуларның берсе.
Бу конкурсның беренче генә уздырылуы түгел. Аның тарихы 2011 нче елга — Тукай елына барып тоташа. «Мин — Тукай варисы» бәйгесенең идея авторы — 64 нче балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы, Язучылар берлеге әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы каршында оешкан Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Нурзия Рәшит кызы Мирхазова.
2011 елны шәһәребезнең 39 нчы балалар бакчасында нигез салынган бәйге инде биш ел рәттән 64 нче «Сөембикә» исемендәге балалар бакчасында уздырыла. Һәм ул беренче көненнән үк Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге белән берлектә, килешенеп оештырыла, туган телебезне Тукай бөеклегендә саклау һәм үстерү юнәлешендә уртак проект булып тора.
Шунысы тагы да әһәмиятле: хәзер бәйге Россиякүләм статусы алган. Быел анда катнашучыларның географиясе дә киңәйгән. Чөнки анда республикабыз төбәкләреннән генә түгел, Ижау, Уфа, Самара һәм Пермь шәһәрләреннән яшь талантлар катнашты.
Конкурсның жюри карамагына барлыгы 72 видео эш тәкъдим ителгән, шулардан 13ен финалга сайлап алганнар.
Финалда катнашырга килгән балалар, ата-аналары белән берлектә, берничә биремне үтәп, үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын, зирәклекләрен күрсәттеләр. Тукай иҗатын гаилә тәрбиясендә ничек куллануларын, ягъни чагылышын әти-әниләре, әби-бабайлары, апа-сеңелләре, абый-энеләре белән сәнгатьле итеп башкарганда татар телен камил белүләрен күрсәтү һәм аның матурлыган ачып бирү, милли гореф-гадәтләрнең асылын тамашачыларга матур итеп җиткерүләре дә игътибардан читтә калмады. Кечкенәдән өйрәтелә торган мондый күнекмәләр балаларда милли үзаң тәрбияли. Балалар һәм ата-аналар, үзләре уйлап тапкан кечкенә генә сәхнә күренешләрендә уйнап, артистлык осталыгын күрсәтеп кенә калмадылар, патриотик хисләр тәрбияләүдә беренче адымнарын да ясадылар. Монда инде гаилә әгъзалары белән берлектә катнашканлыктан, татар гаиләләренең бердәмлеге, ныклыгы да ачык чагылды.
Конкурска мөхтәрәм кунаклар да чакырылган иде. Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Рөстәм Ганиев, конгрессның башкарма директоры, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Фирдәвис Ханов, Мәскәүдәге татарлар һәм төрки халыклар конгрессы президенты Рөстәм Ямалиев, Бөтендөнья татар конгрессы каршында оешкан Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданнары Рифгать Вәлиев һәм Хәмзә Баһманов, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге начальнигы Радик Шәйдуллин.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк, Рөстәм Ганиев, Рөстәм Ямалиев, Рифгать Вәлиев һәм конкурста жюри әгъзасы булып катнашкан татар конгрессының «Ак калфак» җәмгыяте җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина конкурсның иганәчеләре дә иде. Шулар ярдәме белән һәр бала истәлекле бүләккә ия булды.
Әле алай гына да түгел, балалар, тәрбиячеләр һәм ата-аналар көче белән берлектә залда «Тукай иҗатында — туган як чагылышы» дип исемләнгән күргәзмә дә оештырылган иде.
Барлык әнә шул шартларны һәм конкурс таләпләрен исәпкә алып, мәртәбәле жюри, чыгышларның һәрберсен тиешенчә бәяләп, түбәндәге урыннарны билгеләде:
Түбән Каманың 49 нчы балалар бакчасыннан Камилә Мәгъсүмовага һәм Зәй районының «Радуга» балалар бакчасыннан Мәрьям Сәхәбиевага — 1 нче урын; Биектау районының «Рябинушка» Красносельский балалар бакчасыннан Зәлинә Исмәгыйлевага һәм Түбән Каманың 64 нче балалар бакчасыннан Ләйлә Гиниятовага — 2 нче урын; 95 нче балалар бакчасы «Без» баланы үстерү үзәгеннән Аяз Хаҗиповка һәм Түбән Каманың 83 нче балалар бакчасыннан Дамир Төхбәтуллинга — 3 нче урын. Шулай ук башка катнашучылар да төрле номинацияләр буенча җиңү яулап, дипломнар алды, истәлекле бүләкләргә ия булды. Конкурсны оештыручыларга исә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Сүз дә юк, бәйге югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Чакырылган кунаклар, атааналар һәм балалар өчен мондый чаралар әйтеп бетергесез тәрбияви әһәмияткә ия.
Фотода: Н. Мирхазова җиңүчеләр арасында. / Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев