Бакча белгече бүлмә гөлләрен үстерү буенча киңәш бирде
Урын сайлау, су сибү буенча киңәшләргә колак салырга киңәш итәбез.
Казан федераль университетының ботаника бакчасы белгече Сергей Максимов бүлмә гөлләрен сайлау, аларны тәрбияләү турында сөйләде, дип яза «Татар-информ».
Фаленопсис орхидеясе — талымсыз үсемлек, чагыштырмача аз тәрбия сорый. Минималь кагыйдәләрне үтәгәндә ул елына ике-өч тапкыр чәчәк атарга мөмкин.
«Аңа гади тәрбия дә җитә — өстенә җиңелчә итеп су сиптерү, тамыр системасы кипкән саен вакытында су сибү, моны ачыклау бик җиңел. Әгәр үтә күренмәле чүлмәкләр аша тамырларының агарганлыгы күренсә, үсемлеккә су сибәргә кирәк. Әгәр тамырлары яшькелт булса, димәк, үсемлек әле алдагы су сибүдән калган дым белән канәгатьләнә», — дип белгеч сүзләрен китерә ТНВ.
Максимов сүзләренчә, замиокулькаска, ягъни «акча агачы»на яктылык кирәк. Димәк, әгәр аны караңгы бүлмәгә куйсаң, үсемлек сузылып үсә башларга мөмкин. Шулай ук аңа артык еш су сибәргә кирәкми.
Белгеч иң оптималь вариант дип фикусны атады. Эксперт бу үсемлекне җиңелчә күләгәдә урнаштырырга киңәш итә, чөнки ачык кояшта аның яфраклары корырга мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев