Автоинспекторлар «Җәяүле» операциясе барышында 200 гә якын хокук бозуны кисәткән
Бу хакта Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Җәяүле» профилактик операциясе барышында ДАИ инспекторлары участок инспекторлары белән берлектә җәяүлеләр тарафыннан — 92, машина йөртүчеләр тарафыннан юл аркылы чыгу урыннарына кагылышлы 106 кагыйдә бозуны кисәтте. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомствода билгеләп үткәнчә, шәһәрдә җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны 13 процентка, җәяүлеләр кичүләрендә һәлакәтләр саны 6 процентка арткан.
Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләргә машина юлы аркылы чыкканда чит әйберләргә (кәрәзле телефон, колакчыннар һ.б.) игътибарны юнәлтмәскә, шулай ук юл аша чыкканда капюшоннарны салырга киңәш итә. Тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме җитәрлек булмаган шартларда контрастлы кием кияргә, киемдә һәм сумка-рюкзакларда яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев