Августта кемнәрнең пенсияләренә өстәмә түләү булачагын сөйләделәр
Автомат рәвештә индексация тупланма пенсия һәм вакытлы пенсия түләве алучыларга да кагылачак.
1 августтан Россиядә кайбер категория гражданнар өчен пенсияләр артачак. Булачак үзгәрешләр турында Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин сөйләгән дип яза «Прайм» басмасы.
Беренче чиратта, 80 яше тулган гражданнар өчен, шулай ук I төркем инвалидлык рәсмиләштерелгән пенсионерлар өчен пенсиягә түләүләр арта. Түләү күләме 2,15 тапкырга — 8907,70 сумнан 19129,40 сумга кадәр арта. Бу база суммасын ике тапкырга арттыру һәм аңа тәрбия өчен өстәмә түләүләр кертү хисабына була.
Моннан тыш, 2024 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә төзәтмәләр кертеләчәк. Белгеч сүзләренчә, картлык буенча түләүләр артуның максималь күләме 437,07 сум була.
Автомат рәвештә индексация тупланма пенсия һәм вакытлы пенсия түләве алучыларга да кагылачак. Бу дәүләтнеке булмаган фондлар һәм идарәче компанияләр тарафыннан пенсия акчаларын инвестицияләүнең уңай нәтиҗәләренә бәйле. Балынин билгеләп үткәнчә, өстәмә түләү гариза бирмичә — автомат режимда башкарылачак.
Шулай ук августтан гражданнар авиациясенең элеккеге очу экипажлары әгъзаларының пенсияләренә өстәмә түләүләр артачак. Өстәмә түләүгә 25 ел хезмәт иткән ир-атлар һәм 20 ел хезмәт иткән хатын-кызлар өмет итә ала. Сәламәтлек торышы буенча эштән чыгарганда стаж буенча таләпләр 5 елга кими. Өстәмә түләү күләме индивидуаль исәпләнә.
Моннан тыш, күмер сәнәгатендә күмер чыгаруда яки шахталар төзелешендә кимендә 25 ел стаж туплаган эшчеләр өчен дә түләүләр арта. Билгеле бер һөнәр ияләре өчен, мәсәлән, тау эшчеләре һәм җир казучылар өчен минималь стаж 20 елга кадәр киметелгән. Өстәлмә түләүләр күләме шулай ук шәхси рәвештә билгеләнәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев