Антициклон Татарстанга салкын төннәр һәм аяз көннәр алып килә
Киләсе атна башында атмосфера фронты якынаю сәбәпле урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал.
Татарстан Республикасы үзәге Санкт-Петербург өстендә булган киң антициклон тәэсирендә кала, ул коры һәм чагыштырмача салкын һава торышын формалаштыра. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
3 октябрьдә республика антициклон үзәгендә булачак: төнлә термометр баганасы +2...-3 градуска кадәр төшәчәк, көндез +11..+16 градус кадәр җылыначак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан булуы ихтимал.
4 һәм 5 октябрьдә явым-төшем көтелми: минималь температура 0..+5 градус, көндезге температура +11..+ 17 градус булачак.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, киләсе атна башында атмосфера фронты якынаю сәбәпле урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Төнлә +2...+7, көндез +10..+ 15 градус көтелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев