Җаннарны эретерлек иҗат
Язмам күренекле рәссам Айзирәк Альберт кызы Мостафина турында.
Ул чираттагы шәхси күргәзмәсен ачарга җыена. Автор күргәзмәне әнисе истәлегенә багышлый. Айзирәк — минем Алабуга педагогия институтында бергә укыган сабакташым, гомерлек якын дустым Альфа Тарханова (кыз фамилиясе) кызы.
Балачакның гүзәл мизгелләре
Айзирәкнен иҗаты минем тормышыма шатлыклы яңалык булып килеп керде! Олыгаеп, гомеремне йомгаклап, бу дөньяда эшем калмаган кебек тоеп йөргәндә, гаҗәеп якты, матур табигать күренешләре, Түбән Кама пейзажлары, дөньяның гүзәл чәчәкләре бер-бер артлы телефоныма килә башлады! Караңгы көз, кыш айларында мин сокланып, гаҗәпләнеп, хуш исләрен тоеп, табигать кочагында яшәгән кебек тойдым үземне! Айзирәкнең сәнгатенә гашыйк булдым.
— Ничек син мондый рәссам була алдың?! — дип гаҗәпләнәм.
— Институт тәмамлагач, әти белән әнине эшкә Свердловск өлкәсенә җибәргәннәр. Мин Шәкүр авылында туганмын. Үземне белә башлаганда ук дөнья белән танышуым шуннан башланды: авылны һәр яктан Урал таулары чолгап алган, исемнәре генә ни тора — Түтекәчтау, Елантау очлары күренеп тора! Авыл кырыннан чиста саф сулы, балыклы Уфимка елгасы ага, мәктәп артындагы тау битендә иртә яздан зәп-зәңгәр күгәрчен күзләре чәчәк ата, елга артыннан ук тайга башлана! Без җәйләрен шул тау битләрендә, аланнарда җиләк җыеп, чәчәкләр арасында аунап үстек! Мин туган авылымны һаман да сагынып яшим! Без иркендә үстек, әти-әниләр безнең өчен борчылмыйлар, көне буе кая теләсәк шунда уйный идек. Укытучы әниебез, укучыларын экскурсияга алып барганда, безне дә ияртә иде. Шулар өстенә, сәнгатькә, матурлыкка омтылуым әни кайтарткан альбомнарга да бәйледер. Ул атаклы рәссамнарның картиналары күчермәләреннән төзелгән альбомнар җыя иде. Хәтта Эрмитаж директоры Пиотровский белән хатлар алышып, Эрмитаж альбомын кайтарткан иде. Сигез яшемдә әни безне Ленинградка алып барды һәм без Эрмитажның бар залларын карап чыктык, — дип искә ала Айзирәк.
Соңрак, гаилә сәбәпләре аркасында, алар Сарман районына — әтиләренең туган авылы Саклаубашка күченеп кайталар. Айзирәк урта мәктәпне Саклаубашта медальгә тәмамлый.
Хыяллар — ак җилкән
Башлангыч сыйныфларда укыганда кыз шагыйрь булырга хыяллана. Колхоз басуында борчак урлау турында шигырь дә яза әле. Ләкин беренче «иҗат җимеше» үзенә дә ошамый. Уртанчы сыйныфларда укыганда тавышы ачылып, матур җырлый башлый, концертларда катнаша. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, җырчы булырга укырга Казанга барырга теләвен әйткәч, әнисе кызганып:
— И-и, кызым, син бик кечкенә бит әле, ничек берүзең яшәрсең? — дип, җибәрми. Ләкин Айзирәк җырлаудан туктамый! Институтта укыганда да, эшләгәндә дә сәхнәгә чыгып, җырларга ярата.
Кечкенә вакытта Айзирәк бик еш авырый. Шуңадыр мәктәпне тәмамлагач, медицинаны сайларга дигән нияте дә була, ләкин химиядән имтиханны тапшыра алмам дип, фикереннән кире кайта һәм 1979 елда Казан төзүче-инженерлар институның архитектура факультетына укырга керә. Ләкин һөнәрне дөрес сайламаганын соңырак аңлый — архитектура сәнгатькә якын тоелган, күрәсең, ләкин анда бары сызымнар, сызымнар... Ул бит рәсем ясарга ярата!
Сәнгатькә юл яру
Икенче курста Айзирәк югары курс студенты Ренат Мостафинга кияүгә чыга. Диплом алгач, ирен Чебоксарга архитектор итеп җибәрәләр. Анда архитектура факультеты булмау сәбәпле, Айзирәкне Чебоксар педагогия институтының сәнгать-графика факультетына өченче курска кабул итәләр. Шулай итеп, ул хыялына ирешә — сәнгать дөньясына аяк баса! Чебоксарда уллары Ирек туа.
— Безнең курста 50 кеше, барыбыз да рәссам булырга омтылучы фанатиклар! Безнең бәхеткә, Әлмәттән рәсем сәнгатен укытучы Валентина Григорьевна Милославская килде. Ул искиткеч оста, таләпчән иде, безне мәктәп балаларын укыткан кебек, яныбыздан китмичә өйрәтә иде! Студентларга аның кебек тырышып, сеңдереп белем биргән укытучы булды микән? Безгә, сәнгать мәктәбендә белем алмаган яшьләргә, үзебегә күп эшләргә туры килде һәм без тырыштык! Безнең һөнәри рәссам булып җитешүебездә кураторыбыз, РСФСРның халык рәссамы профессор Николай Васильевич Овчинниковның да роле зур булды. Ул студентларга уңай карашлы, җылы мөнәсәбтле таланлы рәссам иде, — дип искә ала ул елларны Айзирәк Альберт кызы.
Айзирәк институтны 1986 елда тәмамлап, урта мәктәптә рәсем һәм сызым укытучысы дигән диплом алган. Шул елны ирен Яңа Чишмә районына баш архитектор итеп билгеләгәннәр. Айзирәк дүрт ай гына мәктәптә эшләп, декрет ялына чыккан. 1988 елны алар Түбән Кама шәһәренә килеп урнашканда улларына 6 яшь, кызларына бер яшь була.
— Мин бит институтта рәсем сәнгате укытучысы һөнәрен үзләштердем! Әтием һәм әнием кебек! Мәктәп миңа чит булмады, укучылар күңелемә бик якын! Башта 7 нче мәктәптә, 1992 елдан яңа ачылган 2 нче татар гимназиясендә дәртләнеп эшли башладым, — ди Айзирәк Мостафина.
Аның бик тә яхшы укытучы буласы килә, яңа укыту ысуллары эзли. Шулай итеп, Россиянең халык рәссамы, академик Неменский ысулын үзләштерә. Бу — аның укытучы буларак иҗади күтәрелеше, «йолдызлы» гомере! Балаларны Неменский кебек матурлыкны, рәсем сәнгатен, табигатьне йөрәкләре белән яраттырырга, гашыйк итәргә омтыла, балалар белән бергә үзе дә гашыйк була! Укучыларының уңышларына куана! Гимназиядә балалар өчен изостудия ача. Яшь аермалыкларына карап, программалар төзи. Укучыларның рәсемнәрен мәктәптә генә түгел, шәһәребез музеена күргәзмәгә куйдыруга ирешә, хәтта укучыларының рәсемнәрен һәм үзләрен дә Казанга алып барып, Бакый Урманче музеенда күргәзмә оештыралар. Анда: «Сезнең күргәзмә нәкъ Бакый Урманче рухында!» — дигән зур бәя алалар.
Айзирәк Альберт кызының хезмәтен югары бәяләп, квалификация комиссиясе аңа «Югары категорияле укытучы» исеме бирә...
Кыенлыкларны җиңеп...
Ләкин тормыш гел шатлыклардан гына тормый икән ул. 90 еллардагы үзгәрешләр, СССР ның таркалуы, илдә эшсезләр, ачлар-хәерчеләр, бомжлар, бандитлар килеп чыгу тормышларының астын-өскә китерә, өченче балалары туар алдыннан гаилә таркала.
«Тормыш нинди булуга да карамастан, бала туу — зур шатлык, олы бәхет! Минем сау-сәламәт улым һәм ике кызым бар! Миләүшә тугач, мин көнетөне үземнең әсәрләрем өстендә эшләдем, яздым, авырлыклардан чыгу юлларын эзләдем. Сәламәтлегем начарлана башлагач, бәхетемә, Норбековның сәламәтләндерү курсларын таптым, шул курсларга йөреп, сәламәтлегемне ныгыттым. Дәвалануның нәтиҗәсе искиткеч булды, мин танышларымны, дусларымны оештырып, Мәскәүдәге Норбеков институты белән килешү төзеп, шәхси эшмәкәр статусы алып, Түбән Камада, Чаллыда һәм Әлмәттә курслар ачтым. Бик җиңел эш булмады ул, әлләни күп акча да кермәде, балаларның тамагын туйдырырга ярап торды. Бу курслар миңа үз тормышымны, сәламәтлегемне тотрыклы югарылыкта сакларга ярдәм итте. Балаларым үсеп җитте, минем тормышка, дөньяга, кешеләргә карашым үзгәрде, кимчелекләрне башкалардан, читтән эзләми башладым. Иҗади осталыгым үсте, ныгыды. Мин бәхетле», — дип искә ала Айзирәк, кыенлыклардан ничек чыгуы турында сөйләшкәндә.
Ул вакытларда да Айзирәк Мостафина иҗат итүдән туктамый. Үзе яраткан темалар буенча эшли. Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгына багышланган конкурста һөнәри рәссамнар арасында «Мәктәп бульвары» дигән пейзажлар триптихы икенче урынны яулый. 2022 елда бабасының портреты шул ук номинацияда җиңүгә китерә. 2024 елда «Ел рәссамы» конкурсында «Шайтан чокыры» һәм «Клевер чәчәк ата» исемле диптих «Сәнгатьтә эксперимент» номинациясендә бүләккә лаек була.
Егерме еллар элек Айзирәк Мостафинаны беренче тапкыр «Көзге вернисаж»га чакыралар. Аңа кадәр укучыларының рәсемнәрен генә күргәзмәгә куйган булса, «вернисаж» да шәһәренең барча рәссамнәре катнаша һәм, эшне йомгаклаганда, рәссамнар арасында Айзирәкнең исемен аерып атагач, ул әйтеп бетергесез горурлык хисләре кичерә!
Чын рәссам булу җиңелме?
«Күп еллар үткәч, дистәләрчә шәхси күргәзмәләр уздырганнан соң гына, үземне чын рәссам дип таный башладым. 2013 елдан алып, 2023 ел дәвамында Түбән Камада, Чаллыда, Кама Аланында, Саклаубашта, Азнакайда, Лениногорскида һәм Чистайда 15 шәхси күргәзмәмне оештырдым, бик күп грамоталар, рәхмәт хатлары һәм премиялар белән бүләкләндем. Өч тапкыр Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге оештырган пленэрларда катнаштым. Күргәзмәләр оештырып, әсәрләремне халкыбыз алдында чыгарып популярлаштыру, тамашачының ихлас бәясен алу минем өчен искиткеч зур стимул!» — ди Айзирәк Альберт кызы.
Сәнгатьтә һәр рәссамның үзенә генә хас эшләү ысулы бар. Айзирәк Мостафина үзебезнең бөек татар рәссаме Бакый Урманченың әсәрләрен ярата, аның картиналарындагы төсләрнең үзгәлегенә, җиңеллегенә, табигатьнең җанлылыгына, экспрессияга гаҗәпләнә, соклана үзенең иҗатында куллана. Пейзажларда яки портретта булган җанлылыкны, үзгәрешләрне экспрессия ярдәмендә — төсләр һәм графика аша чагылдырырга омтыла. «Айзирәк Мостафина — туган җиренең матурлыгын, гүзәллеген бөтен йөрәге белән тойган, һәркемнең күңелен яулый торган сәнгать әсәрләре иҗат итүче рәссам!» — дип бәялиләр замандашлары.
Әйе, гигант заводлары, эшләп чыгарган байлыклары белән беррәттән, күңелләрне, җаннарны эретерлек сәнгать әсәрләре тудыручы, тормышны ямьләүче, рухландыручы рәссамнары белән дә данлыклы ул Түбән Кама.
Роза Хәбибуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Фотолар шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев