Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Ана телебездә аралашып яшик!»

Халыкара Туган тел көне безнең шәһәрдә киң колач белән билгеләп үтелә.

21 февральдә йомгаклау булса, аннан алда, ун көн буена төрледәнтөрле чаралар узды. Мине, мәсәлән, 20 февраль көнне 26 мәктәптә узган чарага чакырдылар.

Әлеге мәктәптә барлыгы 25 класс. Мәктәп директоры Чулпан Хәйруллина һәм чара өчен җаваплы Фәридә Сәйфетдинова оештыру эшләренә атааналарны да җәлеп итә алган. Әйтик, репетицияләр үткәрү, милли киемнәрне алдан хәстәрләү, чыгыш көненә төрле халык ризыкларын әзерләп өлгертү — бергәләп башкарганда гына оешкан төстә бара. Чара, чыннан да, бәйрәм төсмере алды һәм истә калырлык узды, 523 укучының берсе дә читтә калмады. 

Тамашачылар һәм жюри әгъзалары итеп чакырылган кунакларны фойеда төрле халыкларның милли ризыкларыннан әзерләнгән күргәзмә белән таныштырып каршы алдылар. Зал сәхнәсеннән шигырь, җыр яңгырады, төрле милләт киемнәрендә биюләр башкардылар, гореф-гадәтләрне күрсәттеләр. 

Кунак булгач, күчтәнәчсез йөрмибез инде. Мин, «Ак калфак» оешмасы вәкиле буларак та, шәхсән үземнән дә, башлангыч сыйныфлар арасында җиңүчене бүләкләргә булдым. Зуррак укучылар чыгышы арасында тамашачы хозурына ин хуш килгән чыгышны билгеләп үттем. Мәктәп китапханәсенә үз телебездә китаплар да әзерләп барган идем. 

Телләребез юкка чыкмасын, һәрберебез ана телендә аралашып яши алсын, дигән максатта үткәрелә бу чаралар. Ин мөһиме: аларда балалар үзләре кызыксынып катнаша. 

Фото шәхси архивтан.
Гөлназ Сафиуллина, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы әгъзасы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев