Әйлән-бәйлән, коймак белән сыйлану, карачкы яндыру: түбәнкамалылар Май чабуны билгеләп үттеләр
Май чабу — кышны озатып, язны каршы алу бәйрәме. Түбән Камада аны зурлап билгеләп үттеләр.
Күңел ачу чаралары, матур гадәткә туры китереп, Халык иҗаты йорты янындагы мәйданчыкта узды. Җыр-биюләр, уен-көлке белән түбәнкамалылар табигатькә яңа сулыш бирде.
Май чабуның төп ризыгы — түгәрәк коймак. Ул җылы һәм нур сибеп торучы кояшның символы булып тора. Элек-электән бу ризык туганнарга, күршеләргә өләшү гадәте булган, ә бүгенге бәйрәмдә һәркем мичтә пешкән коймактан авыз итә алды.
Бәйрәм карачкы яндыру белән тәмамланды. Халык сынамышлары буенча, аннан калган көл җил белән таралып, мул уңыш һәм бәхет китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев