Җәй айларын — хәвеф-хәтәрсез
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнаштылар.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре педагогларга җәйге сезон вакытында балигъ булмаганнарны даими контрольдә тоту турында искә төшерделәр. Шулай ук педагогларга балаларның көндезге лагерьларда һәм шәһәр яны сәламәтләндерү учреждениеләрендә ял итү чорында көн саен балаларга юлларда, шул исәптән ике тәгәрмәчле транспортта куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен искә төшерергә кирәклеген искәрттеләр.
Балалар төркемнәрен оешкан төстә имин йөртүгә аерым игътибар бирелде, балаларның мәдәни ял итү һәм истәлекле урыннарга барулары турында Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә вакытында хәбәр итәргә кирәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев