Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Әфганстан сугышы ветераны: «Батырлар» программасының бер өлеше булу минем өчен зур дәрәҗә

1 июльдә Россиядә Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә.

Без корал тотып киләчәгебез өчен көрәшкән һәм бүгенге көндә көрәшүче һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Россия аларның Ватанга тугрылыгы, ихтыяр көче, соңгы чиккә кадәр көрәшергә әзерлегенә таянып тора. Безнең хәрбиләр, ветераннар — чын геройлар. Аларның батырлыгы, кыюлыгы һәм Туган илгә карата эчкерсез мәхәббәте тирән ихтирам уята. Бу хакта Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераны, «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы иҗтимагый советы әгъзасы, Россия Герое Айнур Сафиуллинның әтисе Альберт Сафиуллин белдерде.

Бүген безнең республика — бердәм тыл. Ул безнең яклаучыларга — махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен берләште.

Хәрбиләр һәм аларның якыннары ышанычлы тыл булуын белсен, иртәгә туачак көнгә ышаныч тойсын өчен барын да эшләү — Татарстанның бурычы. Республикада моны һәркем аңлый. 2022 елдан башлап бездә Россиядәге иң масштаблы ярдәм программаларының берсе гамәлгә ашырыла, диде Альберт Сафиуллин.

Безнең республика хәрбиләрнең гаиләләренә сүз белән түгел, эш белән ярдәм итә: аларга түләүләр, ташламалар билгеләнә, дәвалану һәм эшкә урнашу мөмкинлеге бирелә. Хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре өчен тормышның барлык мөһим өлкәләрен колачлаган 16 төп ярдәм чарасы гамәлдә. Аларның мәсьәләләрен хәл итү өчен «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы эшли.

Республикада махсус операция ветераннары өчен гадәти тормышка кайту никадәр мөһим булуын аңлыйлар. Өйләренә әйләнеп кайткан ветераннарның 80 проценты эшкә урнаштырылган. Күбесенә элеккеге эш урыннарына кайтырга ярдәм иттеләр.

Рәисебез Рөстәм Миңнеханов хәрбиләрнең ихтыяҗларын һәм сорауларын аңлау өчен алар белән шәхсән очрашулар үткәрә. Ул махсус операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне үз җаваплылыгына алды. Аның даими игътибары, муниципаль җитәкчеләрдән «кәгазь буенча түгел, ә кешечә эшләүләрен» таләп итүе, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә шәхсән катнашуы — чын ярдәм.

Мин, Әфганстанны узган кеше, хәрбинең сугышта гына түгел, сугыштан соң да ярдәмгә мохтаҗ булуын беләм. Шуңа күрә «Батырлар.Татарстан Геройлары» программасының бер өлеше булу минем өчен зур дәрәҗә. Рөстәм Миңнеханов белән бергә башлап җибәрелгән программа фронт һәм тыныч тормыш арасында күпер салды. Аның ярдәмендә махсус хәрби операция катнашучылары һәм ветераннары хакимият органнарында, бизнеста һәм социаль өлкәдә хезмәт итү өчен җитәкче эшенә әзерлек уза. Аларның тәҗрибәсе һәм Туган илгә тугрылыгы республика үсеше өчен бәяләп бетергесез әһәмияткә ия, дип белдерде Альберт Сафиуллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев