Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Адвокат җәмәгать урыннарында сүгенгән өчен 15 тәүлеккә кулга алыну турында кисәтте

Мондый хокук бозу өчен җаваплылык Россия Административ хокук бозулар кодексының 20.1 маддәсендә каралган.

Җәмәгать урыннарында сүгенгән өчен гражданнарны 15 тәүлеккә кулга алырга мөмкиннәр. Бу хакта «Татар-информ»га адвокат Дмитрий Аграновский хәбәр итте.

«Җәмәгать урынында сүгенүне вак хулиганлык дип бәяләячәкләр. Бу очракта хокук бозучыны 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу көтә», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул шулай ук искәрткәнчә, мондый хокук бозу өчен җаваплылык Россия Административ хокук бозулар кодексының 20.1 маддәсендә каралган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев