9 майда Түбән Камада бәйрәм салюты булачак
Түбән Камада Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүнең тулы программасы билгеле булды.
Афиша шәһәр администрациясенең Telegram-каналында бастырылган.
Шулай, сәгать 9дан Халык иҗаты йорты янындагы мәйданда бәйрәм концерты, ә сәгать 10 да тантаналы митинг башлана, 11:30 да «Җиңү юллары» хәрби-патриотик экспозициясе ачыла.
12:20дән 17:30га кадәр Халык иҗаты йорты янында җирле артистлар катнашында концерт, 16 сәгатькә кадәр Лемаев исемендәге скверда интерактив мәйданчыклар эшли.
18 сәгатьтә шәһәр халкын Россия һәм татар эстрадасы артистлары катнашындагы концертка чакыралар. Түбәнкамалылар алдында Марина Карпова, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, DJ Радик һәм Айрат Сафин, Мария Ероян, «Виктор» төркеме чыгыш ясаячак.
Бәйрәм салют белән тәмамланачак. Башлана 22 сәгатьтә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев