6 июньдә Татарстанда Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр
Барлык мәчетләрдә дә Гает намазын кояш чыкканнан соң 30 минут узгач үткәрергә киңәш ителә.
2025 елның 6 июнендә Татарстан мөселманнары Ислам бәйрәмнәренең берсе булган Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
«Барлык мәчетләрдә дә Гает намазын кояш чыкканнан соң 30 минут узгач үткәрергә киңәш ителә. Корбан хайваннарын сую 8 июньдә кояш баеганчы дәвам итәчәк», — диелә хәбәрдә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев