35 меңгә якын түбәнкамалы Җиңү көнендә бәйрәм чараларында булган
Парадта 750 дән артык кеше һәм 62 берәмлек техника катнашты.
Түбән Камада яшәүче 35 меңгә якын кеше 9 Майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында булды.
Бу көнне шәһәр халкы өчен бай программа әзерләнгән иде: тантаналы митинг, парад, җирле һәм читтән килгән артистлар катнашында концерт, мастер-класслар. Бәйрәм салют белән тәмамланды.
Парадта 750 дән артык кеше һәм 62 берәмлек техника катнашты.
«Барыгызга да рәхмәт әйтәсем килә, бу көнне без бер зур гаилә идек», — дип ассызыклады Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев дүшәмбе планеркасында.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев