Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

2026 елда пенсиянең кайсы төрләре артачагы билгеле

Гомуми индексацияләү «пенсияне законлы нигезләргә бәйле рәвештә шәхси тәртиптә яңадан исәпләү белән бергә үткәреләчәк».

2026 елда Россиядә иминият пенсияләре һәм туендыручыны югалту буенча пенсияләр индексацияләнәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты әгъзасы Алексей Говыринга («Бердәм Россия» партиясе) сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Аның сүзләренә караганда, эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 2026 елдан башлап ике этапта яңадан карала башлый: 1 февральдә һәм 1 апрельдә. Айлык акчалата түләүләр, кагыйдә буларак, 1 февральдә арта, дип искәртте парламентарий. Говырин аңлатканча, апрельдә пенсияләрнең яңа күләмен исәпләгәндә алар тугыз процентка артачак.

«Балачактан беренче төркем инвалидлар һәм инвалид балалар өчен социаль пенсия якынча 23083,57 сум, беренче төркем инвалидлар һәм балачактан икенче төркем инвалидлар өчен, шулай ук тулысынча ятим балалар өчен пенсия якынча 19236,58 сум булачак», — диде депутат.

«Картлык һәм ата-ананың берсен югалту сәбәпле туендыручысыз калу буенча социаль пенсия якынча 9618,25 сум, өченче төркем инвалидлар өчен пенсия 8175,58 сум була», — дип өстәде ул.

Иминият пенсияләренә килгәндә, депутат сүзләренчә, пенсия шул ук дәрәҗәдә арттырылган очракта фиксацияләнгән түләү аена якынча 9709,39 сум тәшкил итәчәк, ә пенсия коэффициенты бәясе 158,80 сум булачак.

«Бу суммаларга район коэффициентлары һәм закон белән билгеләнгән өстәмә түләүләр өстәлә: «80+» яшь өчен, тәрбияләүче өчен, инвалидлык төркеме өчен, «төньяк» һәм «авыл» стажы өчен, шулай ук яшәү минимумына кадәр өстәмә түләүләр», — диде ул.

Бу якынча суммалар, төгәл күләмнәрне хөкүмәт билгеләячәк, диде парламентарий. Шул ук вакытта, Говырин ассызыклаганча, гомуми индексацияләү «пенсияне законлы нигезләргә бәйле рәвештә шәхси тәртиптә яңадан исәпләү белән бергә үткәреләчәк».

Ул шулай ук 2025 елның 1 гыйнварыннан эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләре яңадан индексацияләнә башлады, дип искәртте. Депутат билгеләп үткәнчә, аларның пенсия түләүләрен «элек эшләгән вакытта исәпкә алынмый калган барлык арттыруларны исәпкә алып» арттырачаклар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев