Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

2026 елда пенсияләр ике этапта артачак

Быел иминият пенсияләрен индексацияләү 9,5 процент тәшкил итте, ә социаль пенсияләр 14,75 процентка артты.

Россиядә пенсияләрне индексацияләү киләсе елдан ике этапта узачак: 1 февральдән пенсияне инфляция дәрәҗәсенә карап арттырачаклар, ә 1 апрельдән Россия Социаль фонды керемнәренә бәйле рәвештә булачак. Бу хакта РИА Новостига биргән интервьюсында социаль фонд рәисе Сергей Чирков сөйләде.

«Киләсе елда пенсияләрне индексацияләүгә кагылышлы бер мөһим үзгәреш бар. Ул пенсиянең ике этаплы индексациясенә күчүгә кагыла. Беренче индексация 1 февральдән булачак һәм иминият пенсиясенә кагылачак. Ул алдагы ел инфляциясе дәрәҗәсендә формалашачак», — диде Чирков.

Ул билгеләп үткәнчә, икенче индексация иминият пенсияләренә генә кагылачак һәм 1 апрельдән узачак. Бу датада пенсияләрне арттыру күләме социаль фонд керемнәренә бәйле булачак. Алар Россиядә хезмәт хаклары дәрәҗәсенә бәйле иминият кертемнәреннән формалашачак.

Быел иминият пенсияләрен индексацияләү 9,5 процент тәшкил итте, ә социаль пенсияләр 14,75 процентка артты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев