Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2024 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,5 процентка индексацияләнгән

Үткәрелгән индексацияләрне исәпкә алып, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2 834 сумга арткан.

Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең барлык эшчәнлек юнәлешләре буенча эш нәтиҗәләре белән 2023 елда Социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин ведомствоның коллегия утырышында таныштырды. 

Социаль фондның республика бүлеге Идел буе федераль округында Социаль фондның иң эре бүлекләренең берсе булып тора, ул 1 миллион 106 меңнән артык пенсионерга, 321 мең социаль түләүләр алучыларга, 217 меңнән артык иминият хезмәткәренә хезмәт күрсәтә. 2023 елда чыгымнарның гомуми күләме 338 миллиард сумнан артык тәшкил итә. 

Пенсия белән тәэмин ителеш
Узган елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре — 4,8 процентка, ә 2024 елның 1 гыйнварыннан 7,5 процентка индексацияләнгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үткәрелгән индексацияләрне исәпкә алып, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2 834 сумга арткан.

2023 елның 1 февраленнән айлык акчалата түләүләр — 11,9 процентка, 1 апрельдән социаль пенсияләр — 3,3 процентка индексацияләнде. 

2023 елда 34 меңнән артык пенсия билгеләнгән, шул ук вакытта инвалидлык буенча пенсияләр медицина-социаль экспертиза бюросыннан инвалидлар реестрына керүче мәгълүматлар буенча гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелгән. 

2023 ел ахырына Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугышта катнашучыларның пенсиясенең уртача күләме — 38 237,9 сум (хәрби имгәнү нәтиҗәсендә инвалидлар), 49717,6 сум (Бөек Ватан сугышында катнашучылар), хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарының пенсия күләме 34761,60 сум тәшкил итте.

Фото freepik. com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев