Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2024 елга ял һәм бәйрәм көннәре графигы расланды

2024 елда россиялеләрне 248 эш көне һәм 118 ял һәм бәйрәм көне көтә.

Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин имзалаган карарда күрсәтелгәнчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә узган елның 30 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр ял иттек. Документта шулай ук 2024 елга ял һәм бәйрәм көннәре графигы расланган.

2024 елда россиялеләрне 248 эш көне һәм 118 ял һәм бәйрәм көне көтә. Елның беренче эш көне 9 гыйнвардан башланды. 2024 елда 6 һәм 7 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килгәнгә, ул ялларны 10 майга һәм 31 декабрьгә күчерәчәкләр. 

23 февральдә билгеләп үтелә торган Ватанны саклаучылар көне җомгага туры килә. Шуңа биш көнлек график буенча эшләүчеләр 23- 25 февральдә, өч көн ял итәчәк. 

8 Март — Халыкара хатынкызлар көне дә җомгага туры килгәнгә, тагын рәттән өч көн ял булачак. 

1 Май бәйрәмендә 28 апрельдән 1 майга кадәр, 9 май — Җиңү көнендә 9- 12 көннәре ял итәчәкбез. 

12 июньдә «Россия көне» уңаеннан, озын ял көннәре булмаячак, чөнки бу юлы бәйрәм чәршәмбегә туры килә. 

4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган «Халыклар бердәмлеге көне» киләсе елда дүшәмб егә туры килә. Әмма бу юлы озын ял көннәре булмаячак, чөнки, 2 ноябрь (шимбә) 30 апрельгә (сишәмбегә) күчерелә. 

2024 елның 30 декабрь (дүшәмбе) ял итеп, аның урынына 28 декабрь шимбә көнне эшлиячәкбез. 

Боларга өстәп, Татарстанда ике өстәмә бәйрәм — Ураза гаете һәм Корбан гаете көннәрендә бәйрәм — ял көне булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев