Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

20 сентябрьдә «Түбән Кама кроссы» йөгереше узачак — программа

Йөгерү Шинчылар проспекты буенча оештырыла.

20 сентябрьдә Түбән Камада «Милләт кроссы» бөтенроссия йөгерү көне кысаларында массакүләм йөгерү узачак.

Йөгерү Шинчылар проспекты буенча оештырыла. Катнашучыларның җыелу урыны — «Манзара» сәүдә үзәге янында. Иртәнге 8 дә спортчыларны теркәү башлана, 9:00 дә старт була. Һәвәскәрләр 10:30дан йөгерәчәк. Сәгать 10 да ачылу тантанасы була.

Программа:

  • 9:00 — хатын-кызлар (1,5 км);
  • 9:10 — ир-атлар (3 км);
  • 10:00 — тантаналы ачылыш;
  • 10:30 — сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр (500 метр);
  • 10:35 — балалар (500 метр);
  • 10:45 — мәктәп укучылары, студентлар (1,5 км);
  • 11:00 — предприятие вәкилләре.

Катнашуга барлык теләүчеләр, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә чакырыла. Балигъ булмаган катнашучылар ярышларга керү өчен медицина белешмәсе алырга тиеш. Өлкәннәргә катнашучы карточкасында имза җитәрлек булачак.

Җиңүчеләрне һәм призерларны оештыручылар медальләр, дипломнар һәм истәлекле сыннар белән бүләкләячәкләр. Махсус бүләкләр иң яшь һәм иң өлкән катнашучыларны көтә.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (8555) 47-32-09.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев