Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

1 октябрьдән кемнәрнең пенсияләре артачагы билгеле

Арту күләме инфляция параметрларының үзгәрүен исәпкә алып билгеләнгән.

Россиядә хәрби хезмәткәрләргә һәм көч структуралары хезмәткәрләренә хезмәт хакларын 1 октябрьдән 7,6 процентка арттырачаклар. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Ул шулай ук 1 октябрьдән көч структураларының элеккеге хезмәткәрләренә һәм элеккеге хәрби хезмәткәрләргә пенсияләрен 7,6 процентка индексацияләячәкләр, дип өстәде.

«2025 елның 1 октябреннән хәрби хезмәткәрләргә һәм көч блогы хезмәткәрләренә хезмәт хаклары, шулай ук элеккеге хәрби хезмәткәрләргә һәм көч структураларының элеккеге хезмәткәрләренә пенсияләр 7,6 процентка артачак», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Парламентарий ассызыклаганча, арту күләме инфляция параметрларының үзгәрүен исәпкә алып билгеләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев