Туган як

Главная новость

  • 22 гыйнвар 2020 - 09:18
    Теләгең булса, мөмкинлек бирелә
    Шушы көннәрдә, Зур Афанас авылында Түбән Кама районы фермерлары очрашып, узган елга нәтиҗә ясадылар, агымдагы елга планнар билгеләделәр, шулай ук үзләрен борчыган сорауларын да җиткерделәр. Фикер алышуда район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, «Россельхозбанк» банкы вәкиле һ.б. катнаштылар.
  • 22 гыйнвар 2020 - 09:16
    Экологиягә йөз белән
    Бу 2020 ел, районыбызда экологик проблемаларны да чишү елы булыр кебек.
  • 15 гыйнвар 2020 - 09:40
    Яңа елда – яңа тарифлар
    Беренче чиратта, бу, әлбәттә, торак-коммуналь хезмәт бәяләренә кагыла. Аларның артуын без куркып көтеп алабыз. Быел да торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңа саннар күрсәтелгән түләү квитанцияләре (арткы ягында), китерделәр. Шушы көннәрдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин, хәбәрчеләр белән очрашып, бәяләр арту сәбәпләрен аңлатты, тормышка ашырылачак республика программалары белән таныштырды.
  • 10 гыйнвар 2020 - 11:33
    НТРда яңа җитәкче
    «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Түбән Кама-информ» җитәкчесе Нияз Ильяс улы Гәрәев бу ел башыннан Казанга «ТАТМЕДИА» АҖ башкарма директоры булып күчте.
  • 10 гыйнвар 2020 - 11:17
    Киләчәккә өмет белән яшик
    1 гыйнвардан илебездә яңа законнар гамәлгә керде. 2020 елдагы үзгәрешләр пенсиягә, хезмәт кенәгәләренә, ризык сыйфатына һ.б. кагыла. Ветераннар «сафлары» да тулыланачак.
  • 6 гыйнвар 2020 - 20:20
    Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан КОТЛАВЫ
    Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
  • 25 декабрь 2019 - 13:48
    Экология проблемалары күтәрелде
    Узган Иҗтимагый совет утырышында муниципаль район башкарма комитеты урынбасары Ленар Әхмәтов экологияне пычратучы компанияләр хакында саннар китерде.
  • 20 декабрь 2019 - 13:32
    Намус белән үтәсеннәр
    Шушы көннәрдә, тагын бер төркем Түбән Кама егетләрен хәрби хезмәткә озаттылар. 18 декабрьдә Мәскәүдәге аерым 154нче комендант Преображенский полкына 14 кеше китте.
  • 20 декабрь 2019 - 13:22
    Газетага язылырга санаулы көннәр калды
    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2020 елның беренче яртысына газетага язылу кампаниясе тәмамланырга бик аз вакыт калды. Әгәр теге яки бу сәбәпләр белән «Туган як»ка язылырга өлгермәгән булсагыз, ашыгыгыз!
  • 13 декабрь 2019 - 11:00
    Сагынып көттек ел буе
    Калабызда Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Чыршы мәйданчыклары быел да гадәттәге урыннарда булачак.
  • 11 декабрь 2019 - 11:01
    Вакытында түләү хәерлерәк
    Торак-коммуналь хезмәтләре буенча бурыч шәһәр күләмендә 554 миллион сум тәшкил итә. Беренче урында – бер миллион сум тирәсе әҗәте булган ир. Әмма мондый тәртип бозучыларны җитди җәза да көтә. Аларның фатирларыннан электрны өзәләр икән.
  • 10 декабрь 2019 - 11:27
    "Туган Як"
    “Туган як” газетасы хәзер чәршәмбе һәм җомга көннәрдә чыга.
  • 6 декабрь 2019 - 13:28
    Хәл итәсе мәсьәләләр күп әле
    Түбән Каманың медицина көллиятендә инвалидлар сораулары буенча координация советы киңәшмәсе узды. Анда сүз пандуслар булмау, инвалидларның эш таба алмаулары һ.б. мәсьәләләр турында барды.
  • 4 декабрь 2019 - 10:38
    Нигез ташы салынды
    Шәһәребезнең 35а микрорайонында яңа мәчеткә нигез ташы салынды. Тантанада Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов һ.б. катнашты.
Реклама