Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

Үзгәрешләр бар

Гариза бирмичә, ана капиталыннан айлык түләүләрне билгеләү 2021 елның 1 мартына кадәр озайтыла. Бу хакта Россия пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге түләүләр балага бер, ике һәм өч яшь тулгач, ягъни өч мәртәбә билгеләнү сәбәпле, гариза һәм гаилә кереме турында белешмә дә өч тапкыр тапшырылырга тиеш. Яңа канун буенча, әлеге тәртип вакытлыча үзгәртелә һәм түләүләр гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә билгеләнә. Пенсия фондының хезмәткәрләре гаиләләр белән элемтәгә керә һәм ана капиталы акчасы хисабыннан ай саен бирелә торган түләү билгеләү хакында акт төзелә.

– 2020 елның июненнән айлык түләүләрне рәсмиләштергәндә керемне исәпләү тәртибенә дә үзгәрешләр кертелде: керем турында мәгълүмат 12 ай өчен бирелә, әмма әлеге вакыт гариза биргәнче 6 ай элегрәк исәпләнә башлый, – дип аңлата Татарстан Пенсия фонды начальнигы Эдуард Вафин.

Татарстанда айлык түләү 9373 мең сум тәшкил итә. Ул РФ гражданнары булган гаиләдәге икенче балага һәм анага; 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган икенче балага; шулай ук гаиләнең кереме кеше саен 20170 сумнан артмаган очракта (2019 елның икенче кварталының эшкә яраклы кешенең яшәү минимумы икегә тапкырлана) түләнә ала. Ана капиталыннан ай саен бирелә торган түләү билгеләүне сорап язылган гаризаны Пенсия фонды сайтындагы www.pfr.gov.ru шәхси кабинетта яисә www.gosuslugi.ru Дәүләт хезмәтләре порталында язарга, шулай ук Пенсия фондына яисә күп функцияле үзәккә тапшырырга мөмкин.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев