Туган як

Үзебездән үзебез курыктык

Шулай да була

Ул кичнең килүен без – өч кыз түземсезлек белән көттек. Урамда ап-ак кар ява. Кешелек дөньясы Яңа елны каршыларга әзерләнә. Пилмәннәр ясалган, салатлар өчен бары да әзер. Табын уртасында парларын бөркеп, тәмле исләрен аңкытып бәлеш тора. Ул чакта мандариннар, апельсиннар турында уйлаган да юк инде. Авылда түгел, шәһәр кибетләрендә дә алар сирәк сатыла, күп вакыт астан гына «шудыралар» иде. Сәгатьләр буе чиратта торып, кызыл алмалар гына алып була. Шуларга да бик шат идек.

Каникуллар эш кешесенең төшенә дә кермәде ул чакта. Ял укучы балалар өчен генә булды. Шуңа да карамастан, Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле үтә иде. Халык клубта үткәрелгән Бал-Маскарадта катнашып, бәйрәмне өйләрендә дәвам итәргә таралыша иде. Ә безнең – кызларның, үз мәшәкатьләре баштан ашкан: күптән уйлап куйган планыбызны, ниһаять, бу кичтә тормышка ашырырга булдык. Дус кызым артыннан, күрше авылның негрдан аз гына аграк бер егете килеп йөрде. Тракторчы булгангамы, аннан һәрчак солярка исе, кайвакыт хәмер исе дә аңкып тора иде. Егет Яңа елны безнең белән бергәләп клубта каршы алырга хыяллана. Ә дус кызым аны яратмый, аның белән каршыларга теләми. Авылга бөтенләй килеп йөрмәскә кушты. Ә киребеткән егет һаман үз сүзендә тора. Яхшылап әйткәнне аңламаган, әйткәнне дә ишетергә теләмәгән кеше кемгә кирәк?! Дус кызым аннан ничек котылырга белми.

План дигән идем... Ул, үзебезчә, бик яхшы уйланылган кебек иде. Өч кыз, ак җәймәләр алып, бакча башына барып яшерендек. Егетнең юлы нәкъ шуннан үтә. Ак җәймәләрне ябынып, кинәт аның каршына чыгып басабыз да, куркытабыз, янәсе. Шул кичтән авылга килүеннән туктар, ә үзебез клубка бәйрәм итәргә, биергә барабыз, имеш. Берзаман күрәбез, кызу-кызу атлап егет килә. Шатлыгы эченә сыймаганы әллә каян күренә. Өстәвенә, хәмер исе үзеннән алда бөркелә. Ашыга-ашыга җәймәләрне ябындык та, бер беребезгә карап куркышып калдык.

Йөрәк дөп-дөп тибә. Кая инде ул егет каршына чыгу! Куркуыбыздан җәймәлеребезгә урала-урала, абына-сөртенә төрле якка таралыштык. Клуб турында истән дә чыкты. Көчкә кайтып, Яңа елны өйләребездә генә каршыладык. Ул елның Яңа ел кичәсе бик салкын иде. Егетебезне килгән вакытта хыяллары җылытса да, дус кызыбызны көтеп туңган ахры. Инде көтеп-көтеп тә, кыз күренмәгәч, кире үз авылына кайтканда хәйран гына өшегәндер. Аның дус кызым янына бүтән килгәне булмады. Бераздан димләп өйләндергәннәрен ишеттек. Бу хәлләр турында өчәү генә белдек, беркемгә дә сөйләмәдек. Хәзер инде ярты гасырга якын вакыт үтсә дә, көлешеп искә төшерәбез. Өчебез дә уңышлы гаилә кордык. Балаларыбыз үсеп җитте, оныклар үстерәбез. Алдагы гомернең кадерен белеп, шатланып, исән-имин яшәргә насыйп булса иде.

Җамал Әюпова

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: