Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

Яхшысын гына юрыйк!

Коронавируслары, бәла-казалары, арттырылган пенсия яше, дистанцион укулары, битлекләре белән кәбисә елы үтеп китте. Әллә бер яхшы ягы да булмады инде бу елның?.. Гел тискәреләре генә искә төшә.

Киләсе ел, узганыннан аермалы булып, бәхетешатлыгы белсән килсен иде. Бәхет дигәндә, кеше «яңа бәхетләр» дип теләргә ярата. Минем үземә бәхетнең искесе-яңасы юк. Бергә-бергә ничек тә түзәрбез, илгә хәсрәт килмәсен. Без ышанып сайлаган депутатлар, халык турында да онытмыйча, бер чеметем генә булса да сайлаучылары хакында да кайгыртсалар начар булмас. Илдә чыга торган җир асты, җир өсте байлыкларыннан кергән акчаны да бар ил халкы тигез файдалансын иде. Байлар һәм хәерчеләр арасындагы җир белән күк арасы кебек аерма кимесен дип телим.

Раббыбыз начар чирләр бирмәсен, авыручы балалар кимесен, дигән теләктә калам. Аларның сәламәтлеге өчен әти-әниләр тиенләп акча җыймасын, гомумән, беркемгә дә бала хәсрәте күрсәтмәсен. Гади эшче халыкка аларның хәленә керә белә, яхшы хезмәт хакы түли торган, масаймаган җитәкчеләр телим. Табиб, укытучы, тәрбияче кебек бюджет акчасына көн күрүчеләргә лаеклы хезмәт хаклары, тәртипле, тәрбияле балалар. Авызыннан сөте кипмәгән, ипине кибеттә үсә дип йөргән «мажорик»лар түгел, ә укытучы иң дәрәҗәле кеше булсын иде.

Яңа өйләнешкән яшь парларга бик күп еллар коллыкка төшерә торган ипотека түгел, СССР заманындагы кебек бушлай квартир алу мөмкинлеге телим. СССРны телгә алгач, бәйрәм алларыннан шул чорлардагы кебек бәяләрнең төшүен телим. Вактөяк өчен дә катлы-катлы белешмә җыюлар, ишектән ишеккә кереп кул куйдырып йөрүләр узган елда калсын. Дәвалану, уку түләүсез булсын дип хыялланам. Кибетләрдә ГМОлы, нитратлы, тагын әллә нәрсәләр кушылган сыйфатсыз ризык урынына яхшы сыйфатлылары гына калса ничек яхшы булыр иде, ә?!

Ярар, нәрсәләр кушылганы билгесез булган 20 төрле казылык түгел, бер-ике төрле, тик иттән ясалганнары булса начармыни?! Ниһать, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә чүпрәле камыр кебек кабарудан туктап, күпме тиеш – шуның кадәр генә исәпләнсен иде. Хөкүмәтнең авылларга йөз белән борылып, аларны яшәтү өчен тырышуларын телим. Инде пенсиягә, лаеклы ялга чыгабыз дип өметләнеп йөргән үземнең чордашларга пенсия яшен элеккечә калдыруларын телим. Ә лаеклы ялдагы әби-бабайлар песи яламаслык пенсияләренең тиеннәрен санап, кибетләрдә срогы чыккан ташламалы бәяләрдән сыйфатсыз товарлар түгел, ә кыйммәтле кызыл балык, яшелчә, җиләк-җимеш алырлык булсын, дип телим.

И, күрәсе иде шул әби-бабайларның чит ил пенсионерлары кебек Дубайда, Канар утрауларында ял итүләрен! Һич тә булмаса, үзебезнең илдә, Сочида сызлаган аяк-кулларын кызу комда дәвалап, диңгез һавасы сулап кайтсыннар иде. Кешеләр бер-берсенә карата яхшы мөгамәләдә, ярдәмчел булсыннар. Дустуган, күрше-күлән белән үзара ярдәмләшеп, аралашып яшәсеннәр иде. Татар телебез, туган республикабыз чәчәк атсын, «Мин татарча не знаю» дип түгел, «Мин – Татар» дип горурланучылар артуын телим... Алда безне тагын ни көтә? Фаразларга ышансак, бер яхшылык та күренми. Тагын «квартплата» артачак, салымнар артачак, бәяләр артачак, диләр. Болай булса бары тик пенсия һәм хезмәт хаклары гына тотрыклы кала түгелме? Ярар, ни булса да, яхшысын юрыйк.

Илһамия Гаффарова

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев