Туган як

Яңа кануннар нәрсә турында сөйли?

Депутатлар хезмәт хакын юкка алып ятмый – яңа елдан безне яңа кануннар белән сөендерделәр, ә бәлки, көендергәннәрдер.

Минималь хезмәт хакы арта


Шатлыклы яңалыктан башлыйк: 1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы 5,5 процентка артты һәм 12792 сум тәшкил итә. Яшәү минимумы исә 3,7 процентка күбрәк, ягъни 11653 сум булачак.
Ел башыннан пенсиягә индексация дә ясала. Картлык буенча пенсия акчасы 6,3 процентка артып, 17443 сумга кадәр җитәчәк. Аңа кушыла торган теркәлгән акча күләме 6044, 48 сум тәшкил итә. Социаль пенсияләр дә 2,6 процентка артыграк булачак.
Шулай ук яңа елдан ана капиталы күләме дә артты: беренче балага –466617 сумнан 483881,83 сумга кадәр, икенчесенә 150000 сумнан 155550 сумга ка-дәр. Беренче балага ана капиталы алынмаган гаиләләрнең, икенче са-быйлары дөньяга килсә, 639432 сум акча алу хокуклары бар. Сүз уңаеннан, 1 гыйнвардан ана капиталын авылда торак сатып алу өчен ипотекага тотарга мөмкин булачак.

НДФЛ ставкасы турында 

Еллык керемнәре 5 миллион сумнан арткан (бу – айлык эш хакы 416 мең сумнан артыграк дигән сүз) гражданнар өчен НДФЛ 13 проценттан 15 процентка кадәр артачак. Ләкин бу процент еллык керемнең 5 миллионнан арткан өлешенә генә кагыла. Бу акча сирәк очрый торган авырулы балаларны дәвалауга юнәлдереләчәк икән.
1 гыйнвардан беренче тапкыр эшкә урнашучыларга электрон хезмәт кенәгәсе ачылачак. Башта электрон кенәгәләрдә 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап кына мәгълүмат урын алыр, дип исәпләнсә, электрон формат сайлаганнар моңа кадәр эшләгән урыннары турында язулар кертә алачак. Алга таба хезмәт стажы турында Бердәм хезмәтләр порталында белешергә мөмкин булачак.

Дистанцион эш

Узган ел пандемия ва-кытында күп кенә кеше-ләр дистанцион рәвештә эшләде. Кемгәдер эш хакын киметкәннәр, ә кемдер бу эшне «ял» дип тә санаган. Депутатлар, ул-бу була калса, дипме, бу мәсьәләгә кагылышлы канун да чыгарып куйганнар. Аның нигезендә, дистанцион рәвештә эшләүчеләргә хезмәт хакы киметелми, шулай ук эш һәм ял, җитәкче белән хезмәткәрнең мөнәсәбәтләре турында мәгълүмат бирелә. Дөрес, җитәкче хезмәткәрен эштән алырга да мөмкин, тик эшче ике көн дәвамында җитди сәбәпсез элемтәгә чыкмаган очракта гына.

Дәвалану, тернәкләнү...

1 гыйнвардан мәҗбүри медицина иминияте реформасы турында канун гамәлгә керде. Медицина ярдәме күрсәтүче федераль фондка иминият компанияләре үз вәкаләтләрен тапшырачак.
Ел башыннан олылар өчен медицина тернәкләнү яңача оештырылачак. Моның өчен аерым табиблар командасы тупланачак: аңа физкультура һәм тернәкләндерү медицинасы табиблары, кинезитерапевтлар, дәвалау физкультурасы белгечләре һ.б. керәчәк.
Шулай ук психоневрология интернатлары эшчәнлеген оештыруга яңа кагыйдәләр кертелде. Беренче чиратта, бу анда яшәүчеләргә кагыла: бер бүлмәдә ике-өч кеше яшәргә тиеш, кешеләрне изоляцияләү, физик көч куллану тыела. Өстәвенә, аларга һөнәри белем алырга һәм эшкә урнашырга ярдәм итәчәкләр. Моннан кала, «психоневроло-гия» сүзен алып атып, «психик авырулары булган кешеләргә социаль хезмәт күрсәтүче оешма» дип йөртү киңәш ителә.
1 гыйнвардан «больничный» турыдан-туры түләнә башлады. Акчаны эш белән тәэмин итүче түгел, ә социаль иминият фонды күчерәчәк.

Машинагыз бармы?

Машина йөртүчеләр өчен әзер автомобиль аптечкасы сатып алу мәҗбүри түгел. Алар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткән исемлек буенча даруларны үзләре дә тулыландыра ала.
Ә менә машиналардагы «Инвалид» билгесе үз хокукын югалта. Автомобильне махсус урынга кую өчен, электрон рөхсәт булу мәҗбүри.
Бу елдан транспорт һәм җир салымы буенча декларация тапшыру кирәк булмаячак. Бу хакта мәгълүмат Россия салым инспекциясенең автоматлаштырылган мәгълүмати системасында тупланачак. Ә салымны түләү вакыты 1 мартка кадәр билгеләнә.

Торакка кагыла

Ел башыннан янгынга каршы яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Шәхси йортлар тирәсендә чүпчар яндыру, учак ягу катгый тыела. Учакта ашарга пешерәсез икән, ул тиешенчә җиһазландырылган булырга тиеш. Өегездә тимер мич куярга телисез икән, ул заводта эшләнгән булсын.
Пандемия чорында түләнмәгән коммуналь хезмәтләр өчен җәза бирү вакытлыча туктатылды. Ә 1 гыйнвардан түләмәүчеләргә электр энергиясен сүндерү турында хәбәр җибәреләчәк. Канун буенча, бурыч булган очракта, тәэминатчы әҗәтне түләгәнче электр энергиясеннән өзәргә хокуклы.
Файдалануга тапшырылучы яңа йортларда «акыллы» электр исәпләү җиһазлары куелачак: алар күрсәткечләрне дә үзләре тапшырачак, электр челтәрләре эшен күзәтү датчиклары да урнаштырылган.

Монысы – кызык

1 гыйнвардан товарлар һәм хезмәтләр өчен криптовалюта белән түләү тыела. Шуңа күрә санлы акча җыйган кешеләргә авырга туры киләчәк. Хатын-кызлар өчен тыелган һөнәрләр исемлеге барлыгын белә идегезме? Быел бу исемлек яңартылган. Элек хатын-кызларга 400 һөнәрдә эшләргә ярамаса, хәзер аларның саны 100гә калган. Хәзер гүзәл затлар электр поезды, электричка, югары тизлек белән йөрүче поезд машинисты, фура йөртүчесе, суднода боцман яки матрос булып хезмәт куя ала. Ә менә тыелган һөнәрләргә химия производствосы, җир асты һәм тау эшләре, тимер эшкәртү, скважина бораулау, нефть һәм газ чыгару һ.б. керә.
Ел башыннан илдә түләүле айныткычлар эшли башлады. Исереп, өйгә кайтасыгыз килмәсә, уртача 1500 сум түләп, шунда кунып чыгарга була. Бәяне һәм өлкә үзе куячак. Сүз уңаеннан, хәмер бәясе дә арткан: ярты литр аракы хәзер – 243 сумга, коньяк – 446, шампан шәрабе 169 сум тәшкил итә.
Тагын бер канун җәмәгать урыннарында тәмәке тартуга кагыла: хастаханәләрдә, югары, урта һөнәри, урта белем бирү йортларында, поликлиникаларда, транспортта төтенләү катгый тыела. Хастаханәләрдә, күп кеше сыйдырышлы биналарда (әйтик, сәүдә үзәкләре) сулыш алу органнарын һәм күзләрне саклау чаралары булырга тиеш.
Янгын сүндерү куркынычсызлыгы таләпләре буенча, бина подвалларында һәм цоколь катларында мебель складлар,
балалар үзәкләре, производство, остаханә ачу тыела.
1 гыйнвардан җиңел сәнәгать товарларына, сөт ризыкларына маркировка куелачак. Товар сыйфатын, легаль сатылу-сатылмавын тикшерер өчен, «Честный знак» мобиль кушымта ярдәме белән кодны сканлаштырырга гына кирәк булачак.

https://tass.ru/ мәгълүматы буенча Лилия Заһретдинова әзерләде

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: