Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

Яңа елда безне ни көтә?

2021 ел якынлашып килә. Аның символы – Ак Тимер Үгез. Үгез өчен эш һәм гаилә һәрвакыт беренче урында тора. Ә төрле йолдызлык астында туган кешеләрне киләсе елда нәрсә көтә? Киләсе ел нинди көтелмәгән яңалыклар китерер? Астрологлар фикеренчә, 2021 ел – тотрыклы, финанс яктан уңышлы. Ә менә ачуын китерсәң, Үгез тотнаксыз, агрессияле булырга да мөмкин.

Кучкар

Эшмәкәр булсагыз, киләсе елдан могҗиза көтмәгез, әмма кул кушырып утыру да кирәкмәс – керемне арттыру мөмкинлеге бар. Әлбәттә, моның өчен бик тырышырга туры киләчәк. Гомумән, июль уртасына кадәр акчагызга игътибарлы булыгыз. Зур әйберләрне дә башта яхшылап уйлап, белгечләр белән киңәшләшеп сатып алыгыз, юкса, нәтиҗәсе аянычлы булачак. Шәхси тормышка килгәндә, гаиләле кешеләр өчен июнь уңышлы, мөнәсәбәтләрне ныгытыр өчен уңайлы. Парсызлар июль аенда булачак ярлары белән танышыр. Әмма иң яхшы вакыт җәй ахырына-көз башына туры киләчәк.

Үгезбозау

Ә менә Үгезбозау өчен яңа ел бик уңышлы булырга тора. Яхшылап тырышсагыз, кереме да зур булыр. Әмма моның өчен ел башыннан ук хезмәт куярга кирәк. Ял турында онытып торыгыз, максатыгызны билгеләгез һәм – алга. Шул ук вакытта тәҗрибәле белгечләр белән дә киңәшләшергә онытмагыз. Гыйнвардан апрель аена кадәр теләсә нинди планнарыгызны тормышка ашыра алачаксыз. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырышыгыз. Киләсе ел, гомумән, карьера өчен уңышлы.

Игезәкләр

Быел яңа белем алырга, ачышлар ясарга омтылыгыз. Күптән ниндидер курсларга языласыгыз килгән икән, язылыгыз! Елның беренче яртысы тотрыклы узачак, ә менә аннары барлык эшләрегезне алдан кат-кат уйлап эшләгез. Бу шәхси тормышка да кагыла. Матди яктан март һәм июнь уңышлы булачак – бу айларга отпуск алмаска тырышыгыз, киресенчә, көчегезне куеп, эшләгез. Шәхси тормыш өчен иң яхшы ай октябрь булыр. Ялгызлар ярларын таба алачак. Әлбәттә, бу калган айларда танышырга ярамый, дигән сүз түгел.

Кысла

2021 елда Кысла эшләрдә бик игътибарлы булырга тиеш, юкса хыялларыгызны тормышка ашырганда, югалтуларга дучар булачаксыз. Апрель – август айларында активлык күрсәтегез. Матди планда март, апрель, июль шатландырыр – җитәкчеләр мактар, хәтта премия бирелер. Шәхси тормышка килгәндә, Кысла уңайлы шартларны, гаилә җылысы ярата. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр өчен август, сентябрь айлары уңышлы булачак. Бу вакытта өйдә ремонт ясагыз, һич югында мебель җиһазларын күчерегез. Елның иң яхшы чоры аның ахырына (ноябрьдән башлап) туры килә. Бу вакытта яңа кешеләр белән танышырга да, өйләнешергә дә була. Иң мөһиме – бәхетнең килгәнен көтмәгез, беренче адымны үзегез ясагыз.

Арыслан

Арысланга ни генә планлаштырса да, башта ныклап уйларга, белгән кешеләр белән киңәшләшергә киңәш ителә. Матди яктан уңышлы апрель, май, июль һәм август булачак. Бу вакытларга үз өстегезгә күбрәк проектлар алыгыз. Сүз уңаеннан, профессиональлекне гыйнварфевраль айларында да күрсәтеп булачак. Шәхси тормышта сезгә уңыш елмаячак. Яңа кеше белән танышсагыз, һичшиксез өйләнешәчәксез.

Кыз

Эшегездә ниндидер оригиналь проектлар көтелми. Квалификация күтәрү курсларын үтәргә теләсәгез, үтегез, яңа белемнәр кызыксындырса, укыгыз. Әмма уку йортын игътибарлырак сайлагыз. Елның икенче яртысында карьера һәм эшмәкәрлеккә кагылган фикерләрне алдан үлчәп, уйлап тормышка ашырыгыз. Мартта, ноябрь-декабрь айларында эштә уңышлар көтелә. Ирегез яки хатыныгыз белән мөнәсәбәтләрдә киеренкелек барлыкка килсә, бу вакытта нормага килер. Кызыклы кешеләр белән апрельдә, майда һәм сентябрьдә танышачаксыз. Иң мөһиме – нинди генә борчулар килеп чыкмасын, йөрәгегезгә якын алмаска тырышыгыз.

Үлчәү

Иҗат эше белән шөгыльләнүчеләрне шатлык көтә. Барлык проектлар да уңышлы булачак. Тик моның өчен шактый көч куярга туры киләчәк. Эшегездә иң әйбәт вакыт – май һәм июнь, димәк, бу вакытта диванда яту килешмәс. Иң яхшысы – ныклап эшләргә. Өстәмә матди керемне көзен көтегез. Шәхси тормыш яңа елда күп кенә яңалыклар көтә. Ялгызлар насыйп ярларын очратырга мөмкин, шул ук вакыттта елның беренче яртысында көнләшү кебек хистән арынырга тырышыгыз. Җәнҗал куптарыр урынына тынычлап сөйләшегез.

Чаян

Киңәш бирергә теләүче күп булыр, ләкин бу – барысын да тыңларга кирәк, дигән сүз түгел әле. Елның беренче яртысында бигрәк тә дус-ишләр белән сак булыгыз. Елның икенче яртысында кредитлар алмагыз, көтелмәгән чыгымнар килеп чыгарга мөмкин. Акча кирәк булса, дусларга яки хезмәттәшләргә мөрәҗәгать итеп карагыз. Милек белән барлык эшләрдә – сатсагыз да, сатып алсагыз да уңышлар көтә. Иң мөһиме кайнарлык белән эш кылмагыз. Төзекләндерү яки төзелешкә алынсагыз да була. Ялгыз булсагыз, үз кешегезне очрату мөмкинлеге бар. Әмма елның беренче яртысында ул кеше «сезнеке» булмаячак. Гаиләдә мөнәсәбәтләр тотрыклы булачак.

Укчы

Эшегездән бик китәсегез килсә дә, тешегезне кысып түзегез, июньнән соң хәлләр җиңеләер. Елның икенче яртысында дус-танышлар сайлаганда игътибарлы булыгыз. Һәр киңәшкә дә ышанырга кирәкмәс. «Җиде кат үлчә, бер кат кис», дип юкка гына әйтми халык. Интернет аша эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләсәгез, вакыт җитте, башлагыз. 2021 елда күп кенә файдалы танышлар да барлыкка киләчәк. Шәхси тормышыгызны җайларга телисезме? Моның өчен елның беренче яртысы уңышлы булыр. Ә менә елның икенче яртысы өйләнешер өчен дә, танышыр өчен дә начар.

Кәҗәмөгез

Киләсе ел сезнең өчен бик тә уңышлы булачак. Кем әйтмешли, «яхшы эшләсәгез, яхшы ашарсыз». Ә менә җыелганны сарыф итү кирәкмәс, акчаны иң кирәгенә генә тотыгыз һәм керемегез тагын да артачак. Елның икенче яртысында эштән китү теләге туар, әмма ашыкмагыз, ихтыяр көчегезне җыеп, эшләвегезне дәвам итегез. Шәхси тормышта көтелмәгән вакыйгалар көтелә. Сез кинәт гашыйк булырсыз. Ялгызаклар бәлки бу кеше белән өйләнешеп тә куярлар. Ә менә гаиләгез бар икән, аннан китү турында онытыгыз. Суына башлаган хисләрне кабат кабызу өчен иң уңайлы июнь, ноябрь, декабрь ае булыр.

Сукояр

2021 ел сезнең өчен дә уңышлы. Үсеш өчен бик уңай вакыт килеп җитә. Һәр куйган максатыгызга ирешә алачаксыз. Тырышсагыз, тауларны «күчерә» алачаксыз. Елның беренче яртысында милек сату-алу белән шөгыльләнмәгез. Бу эшләрне елның икенче яртысына калдырыгыз. Әгәр дә моны тиз тиз арада эшләргә кирәк булса, башта юристлар б елән киңәшләшү зарур. Алдаучылардан сакланыгыз. Шәхси тормышта начар хәлләр көтелми, шатлыклы вакытлар да булып торыр.

Балык

Сезгә килеп ирешкән мәгълүматның барысына да ышану кирәкмәс. Елның беренче яртысында а л д а н у к у р к ы н ы ч ы б а р, шуңа күрә башта барысын да тикшерегез, аннары гына тәвәккәлләгез. Бигрәк тә сораулар эшегезгә кагылса. Елның икенче яртысында милекне сату файдалы түгел. Ә менә майда төзү эшләренә тотынырга яки ремонт ясарга мөмкин. Акчага килгәндә, март ахыры, апрель һәм октябрьдән ел ахырына кадәр шатландырыр. Бу вакытта ныклап эшләсәгез, нәтиҗәсе көттермәс. 2021 елда сөйгән ярыгызны очратырга теләсәгез, моның өчен гыйнвар, март, апрель, май, июнь айлары уңышлы булыр. Гаиләләрне күбрәк май шатландырыр. Туйны июльгә яки августка планлаштырыгыз.

https://www.metronews.ru/.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев