Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

Узып баручы ел әһәмиятле чараларга бай булды

Кыш бабай интервьюлары

– Рөстәм Фаизович, бу ел нинди вакыйгалар белән истә калды?

– Узып баручы ел әһәмиятле чараларга бай булды: Җиңүнең 75 еллыгын, Татарстанның 100 еллыгын билгеләп уздык, ТР Президентын сайладык. Коронавируска бәйле үзизоляциягә карамастан, алга куелган барлык планнарыбыз да үтәлде. «Татарстанның 100 еллыгына – 100 фильм» проекты өчен 100 репортаж төшерелде, яшьләр чаралары, хәйрия акцияләре, балалар йортына ярдәм, аксакаллар, дин әһелләре белән очрашулар, төрки халыклар белән «түгәрәк өстәл» үткәрү, Корбан бәйрәме, Красный Бор авылында изге урынны төзекләндерү һ.б. – саный китсәң бик күп алар. 2020 елда штаб күп кенә танылган татар басмаларына, шул исәптән, Түбән Камада чыгучы «Туган як» газетасына яздыруда да иганәчелек ярдәме күрсәтте, 16000 данә татар газетасы чыгарды, шуның өстенә 12 биткә үз газетабызның 5000 нөсхәсе басылды, бу басмалар Мәскәү һәм башка өлкәләрнең төбәк оешмаларына һәм китапханәләргә таратылды.

– Киләсе елга нинди эшләр планлаштырдыгыз?

– Киләсе 2021 ел Татарстанда «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» дип игълан ителде. Без – Мәскәү татарлары штабы ТР җитәкчелегенең әлеге сәясәтенә теләктәшлек белдерәбез һәм үз эшчәнлегебезгә башка төбәкләрдәге татарларны да җәлеп итәргә ниятлибез. Көз дәвамында штаб 2021 елга 5000 данә татар календаре әзерләү һәм чыгару белән шөгыльләндек. Алар мәчетләргә, татар оешмаларына, студентлар якташлыкларына бүләк ителәчәк. Быел штабка бик күп яңа яшьләр, студентлар килде, алар – милләтебезне яратучы, штаб эшчәнлегендә актив катнашырга һәм уку йортларында үз чараларын оештырырга әзер егетләр. Аларда татарларның киләчәге өчен зур җаваплылык хисе бар. Уртак планнарга килгәндә, киләсе елда шефлыкка алынган балалар йортларына, мәчетләргә, хосписларга хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк, төрки халыклар белән күбрәк очрашулар булачак. Быел башланган барлык проектларны да төгәлләячәкбез. Шуңа күрә штаб эшчәнлеге татарлар өчен мөһим булган максатларны тормышка ашыруга, татар телен саклап калу һәм бердәмлекне ныгытуга юнәлдереләчәк.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев