Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

Татарстанда юл йөрү кагыйдәләрен бозмаган машина йөртүчеләр бүләкләнәчәк

ЮХИДИ башлыгы фикеренчә, мондый чара йөртүчеләрнең җаваплылыгын арттырырга һәм юлларда аварияләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Дәүләт автоинспекциясендә һәр ел нәтиҗәләре буенча юл йөрү кагыйдәләрен бер тапкыр да бозмаган һәм авариягә эләкмәгән Татарстанда яшәүче машина йөртүчеләрен бүләкләячәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт баш автоинспекторы Ленар Габдрахманов хәбәр итте.

«Быел без юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга җәза бирү генә түгел, аларны үтәүчеләрне дә бүләкләргә тәкъдим итәбез. Тиздән бу акциянең башлануы турында игълан итәрбез. Катнашучыларга махсус ябыштыргычлар өләшәчәкләр, ә ел ахырында нәтиҗә ясыйбыз», — дип сөйләде ЮХИДИ башлыгы.

Ул акциядә катнашучыларның Татарстанда яшәүче башка машина йөртүчеләре өчен үрнәк булачагына һәм республика юлларында һәлакәтләрне киметергә ярдәм итәчәгенә ышана.

https://tatar-inform.tatar

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев